Казанда узган «Сәйяр» XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасында Тукай районының «Ак каен» балалар бакчасы коллективы югары бәяләнеп, мактаулы 2нче урынга лаек булды.
Татарстан башкаласының В.И. Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында республиканың иң үзенчәлекле һәм сәләтле иҗат коллективларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантаналы чарада районыбызның Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Навадир кызы Мортазина катнашты һәм коллективның лаеклы бүләген кабул итеп алды.
Нет комментариев