Көн үзәгендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Белем иленә сәяхәтнең яңа сукмагына аяк бастылар
1 сентябрь – Белем бәйрәме көнне укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, Белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк бастылар. Беренче сыйныфка керүчеләр өчен ул, әлбәттә, аеруча күңелле вакыйга. Бигрәк тә аларның әти-әниләренең күңелендә шушы кояшлы көн мәңге уелып калачак. Ә сыйныф җитәкчеләре алдында исә балалыктан чыгарга өлгермәгән, мәктәп белән бакчаның аермасын бары тик китап-дәфтәр тутырылган портфель дип кенә күз алдына китергән, укытучы апаларына самими күзләре белән төбәлгән укучыларны белем дөньясының никадәр мавыктыргыч һәм тормыш өчен кирәкле икәнен төшендерү бурычы тора.
-
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында язгы бодайның гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыга
Дүртенче атна инде район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап эшлиләр – игеннәрне урып җыялар. Бу эш белән беррәттән терлек азыгы әзерләү, көзге культураларны чәчү өчен җир эшкәртү, шул ук культураларны чәчү бара. Узган атна азагының һәм бу атна башының явым-төшемсез булуы аграрийларга тулы көченә эшләү мөмкинлеге бирде. Уңдырышлылык буенча алдынгы районнар арасында Тукай районы бер баскычка өскә менә алды – без бишенче урында. Бездән алдарак Зәй, Сарман, Актаныш, Норлат районнары бара.
-
Марат Әхмәтов: «Уңыш күрсәткечләрегез яхшы, республика буенча алтынчы урында барасыз»
Чәршәмбе көнне ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районына килде. Сәфәрнең беренче өлешендә ул «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында булып, андагы эш барышын бәяләде. Аннан вертолеттан район басулары торышын карады һәм райондагы урып-жыю кампаниясе барышы белән танышты. Соңыннан «Кама» агрофирмасының ХПК-2 бүлекчәсенең Яңа Бүләк авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
-
«Балкыш» лагере янәдән балалар өчен үз ишекләрен ачты: яңа урында һәм яңача форматта
Билгеле булганча, «Балкыш» лагере районда 22 ел рәттән эшләп килде. Иң башта лагерьның сменалары Борды авылы мәктәбе базасында узса, соңгы елларда «Балкыш» балалары Новотроицкое авылында ял итәләр иде. Бу елны республика бюджеты хисабына Иске Дөреш авылы мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. Биредә үк – табигатьнең матур бер почмагында һәм бөтенләй башка форматта «Балкыш» лагере эшли башлады. 10 август көнне өр-яңача җиһазландырылган лагерь үз ишекләрен 7 яшьтән башлап 15 яшькә кадәрге 60 балага ачты. Шуны әйтергә кирәк, лагерь үз эшен ел әйләнәсе алып барачак.
-
Фаил Камаев: «Круглое Поле поселогы йөзү үзәгенә әйләнер дип ышанам»
Чәршәмбе көнне Круглое Поле поселогы халкы һәм, гомумән, барлык тукайлылар өчен тарихи вакыйга булды – поселоктагы парк янындагы мәйданчыкта республика программасы кысаларында төзелгән ябык бассейн ачылды, аңа «Акчарлак» дигән исем бирелде. Районда моңа кадәр бассейннар юк иде, бу беренчесе булды. Әйтеп үтәргә кирәк, бу көнне республиканың тагын алты районында – Мамадышта, Югары Осланда, Теләчедә, Түбән Камада, Питрәчтә һәм Кама Аланы бистәсендә нәкъ шундый типтагы бассейннар куллануга тапшырылды.
-
Савымчылар һәм көтү яңарту технологлары һөнәри осталыкларын сынады
Районның җиде хуҗалыгыннан килгән 6 сыер савучы һәм 9 ясалма орлыкландыру технологы Бәтке авылында урнашкан «Р-Агро» терлекчелек комплексы базасында һөнәри осталыкларын сынадылар. Әйтеп үтәргә кирәк, районда сыер саву операторлары арасындагы мондый конкурс соңгы елларда зурлап үткәрелмәде, республика ярышына алдынгы сыер савучылар бәйгесез бара иде.
-
Тукайлыларны юлларны төзекләндерү, чүплекләрне юкка чыгару, урамнарны яктырту проблемалары борчый
«Халык контроле»ндә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләрен Сәрия Сабурская ачыклады Шушы көннәрдә хакимиятнең үтырышлар залында Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашу узды. Биредә «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча сөйләшү үтте. Чарада Башкарма комитет житәкчесе Фаил Камаев, бүлек житәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
-
«Ярыш» хуҗалыгында басуда да, амбарда да эш кайный
Көннәрнең эссе һәм коры торуы игенчеләргә кырларда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирә. Район басуларында иртәнге сәгатьләрдән алып кичке караңгыга кадәр комбайннар һәм машиналар гөрелтесе тынмый. Көч һәм тир түгеп, күп чыгымнар белән үстерелгән ашлыкны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар авыл хезмәтчәннәре. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 август иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 5,7 мең гектар мәйданда урылган, шуның 5,1 мең гектары суктырылган, бу планның 12 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 19,3 мең тонна, шуның 18 мең тоннасы көзге бодай, 1 мең тоннасы – арыш. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 37,5 центнер.
-
Районда өч мең гектар мәйданда бөртек суктырылды
Игенчеләргә көзге культураларны киләсе ун көндә җыеп бетерү бурычы куелды Бүген районның «Гигант», «Ярыш», «Кама-Бекон», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларында һәм «Кама» агрофирмасында актив рәвештә урып-җыю эшләре бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июль иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 3,4 мең гектар мәйданда урылган, шуның 3,2 мең гектары суктырылган, бу планның 7 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 11100 тонна, уртача уңдырышлылык – гектарыннан 34,8 центнер. Урып-җыюга 45 комбайн җәлеп ителгән.
-
Урак башланды. Хәерле сәгатьтә булсын!
Районда урып-җыю кампаниясе старт алды. Беренчеләрдән булып басуга «Кама» агрофирмасы һәм «Гигант» хуҗалыгы игенчеләре чыкты. Дүшәмбе көнне «Кама» агрофирмасында шепкән (рыжик) суктыра башласалар, хезмәттәшләре артыннан ук, сишәмбе көнне, «Гигант» хуҗалыгы игенчеләре көзге бодай җыюга керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 июль иртәсенә район буенча 150 гектарга якын мәйдан урылган, шуның 108 гектары суктырылган, бер гектардан уртача 36,2 центнер уңыш чыга. Бөртеклеләрнең дымлылыгы – 13-14 процент. Тулаем алганда, амбарларга 391 тонна ашлык кайтарылган. Бүгенге көндә урып-җыюга 20дән артык техника җәлеп ителгән.
-
Алдан тавыш бирдек
Мәгълүм булганча, 2018 елның 9 сентябрендә, бердәм өстәмә сайлаулар көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырылачак. Безнең районда сайлаулар җиде авыл җирлегендә үткәреләчәк. Барлыгы 11 депутат сайланыр дип күздә тотыла. Әлеге сәяси кампаниягә әзерлек кысаларында 22 июль көнне Иске Дөреш, Кече Шилнә, Калмия, Комсомолец, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә алдан тавыш бирү – праймериз үтте.
-
Мәләкәс авылында яшәүчеләр: «Район газетасы һәрвакыт чыгып торсын»
Билгеле булганча, район газетасын иң күп яздыртучы почта хезмәткәрен ачыклау максатыннан, без бәйге игълан иткән идек. Халык санына карап, «Якты юл»ны иң күп яздыручылар Иске Абдул, Калмия, Теләнче Тамак, Боерган, Мәләкәс авылларында булып чыкты. Димәк, иганәче – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеев булышлыгы белән алынган бүләкләрне шушы авылларның почта бүлекләрендә хезмәт куючы почтальоннарга өләшер вакыт җитте. Җомга санын әзерләгәндә, без Мәләкәс авылының почта бүлекчәсендә булып кайттык. Газета таратучы Лидия Карамзинага бүләк итеп электрон үлчәү тапшырдык.
-
Имтихан нәтиҗәләре узган елдан яхшырак – кичәге укучылар бүген студент булырга җыена
Ниһаять, куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары, чыгарылыш кичәсе мәшәкатьләре артта калды. Кулларына аттестатлар алып, мәктәп тәмамлаучыларның таралышыр көннәре җитте. Хәзер кичәге мәктәп укучылары үзләре теләгән уку йортларына документларын тапшыру белән мәшгуль.
-
Медицина хезмәткәрләре бәйрәм итте
Тукай районы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен уздырды. Күптән түгел генә ун меңгә якын халыкны җыйган район Сабан туе аланына узган җомга көнне үзәк дәваханә, амбулатория һәм фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүчеләр җыелды. Район сәламәтлек саклау өлкәсендә үзәк дәваханә, биш амбулатория һәм 56 фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә. Ак халатлы һөнәр ияләренә бик күп котлау, мактау сүзләре яңгырады, мактау кәгазьләре тапшырылды. Алар бергәләп уеннарда катнашты, җырлады, биеде, күңел ачты.
-
Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт – үләннең үскәнен көтүдән мәгънә юк
Район хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 21 июнь иртәсенә район буенча 277 тонна печән һәм 32 тонна яфраказык әзерләнгән. Гомумән алганда, үләннәр 1943 гектардан артык мәйданда чабылган. Иң беренчеләрдән булып районда терлек азыгы әзерләүгә «Р Агро» предприятиесе кереште. Бүгенге көндә хуҗалык басуларындагы 1200 гектар люцернаның 330 гектары чабылган. Хуҗалыкта план буенча көненә 50-55 гектар мәйданнан яшел масса чабып алына.