Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Урак башланды. Хәерле сәгатьтә булсын!

Районда урып-җыю кампаниясе старт алды. Беренчеләрдән булып басуга «Кама» агрофирмасы һәм «Гигант» хуҗалыгы игенчеләре чыкты. Дүшәмбе көнне «Кама» агрофирмасында шепкән (рыжик) суктыра башласалар, хезмәттәшләре артыннан ук, сишәмбе көнне, «Гигант» хуҗалыгы игенчеләре көзге бодай җыюга керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 июль иртәсенә район буенча 150 гектарга якын мәйдан урылган, шуның 108 гектары суктырылган, бер гектардан уртача 36,2 центнер уңыш чыга. Бөртеклеләрнең дымлылыгы – 13-14 процент. Тулаем алганда, амбарларга 391 тонна ашлык кайтарылган. Бүгенге көндә урып-җыюга 20дән артык техника җәлеп ителгән.

Районда беренче булып көзге бодай суктыра башлаган «Гигант» хуҗалыгының эш башлавы белән чәршәмбе көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәсәнов танышып кайттылар. Редакция хәбәрчесе дә шул ук көнне «Гигант» кырларында булып, игенчеләр белән аралашты. 
Көзге бодай культурасы хуҗалык басуларында 130 гектар мәйданны били. Без барганда гигантлылар әле кичтән генә еккан бодайның беренче гектарларын суктыра иделәр. Бер гектардан уртача 36 центнерга якын уңыш чыгуын билгеләп үттеләр. 
– Бодайның дымлылыгы 11 процент. Бу яхшы күрсәткеч. Норма буенча, суктырган вакытта бөртеклеләрнең дымлылыгы якынча 14 процент булырга тиеш. Игеннәр соң өлгерде, вакыт ашыктыра. Август аеның ничек киләсен белеп булмый, һәр минут кадерле. Ярый әле техника сынатмый, хезмәткәрләребез дә, хәлнең киеренкелеген яхшы аңлап, бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр. Комбайнчылар бер дигән, шоферларыбыз да бер минут тик тормыйлар. Шулай булмаса, эш тә бармас иде, – диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Сәгъдиев.
– Бүген көзге бодайның өлгерешен белү, сынау өчен кереп караган идек. Өлгерешнең яхшы булуы күренде. Һәр комбайн 500әр центнер бөртек суктыра алды. Иртәгәдән эшкә ныклап тотыначакбыз», – дип белдерде без барган көнне хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. 
Район җитәкчелеге дә «Гигант» хуҗалыгы басуларындагы игеннәрнең торышын яхшы дип бәяләде, игенчеләргә уракны уңышлы башкарып чыгуларын теләде. 
Ул көнне бодайны ике Акрос комбайнында Флорис Миңнегалиев һәм Рамил Шәйхетдинов суктыра иделәр. Янәшәсендә шулай ук ике ярдәмчеләре бар. Атна азагына беренче «юл салучыларга» тагын биш техника берәмлеге кушылачак. 
«Гигант» басуларына чыкканчы, без «Кама» агрофирмасының шепкән (рыжик) җыючылары янында булып – Новотроицкое бүлекчәсе механизаторлары белән бераз әңгәмә корып, фотога төшереп кайткан идек. Май җитештерү өчен кулланыла торган бу культураны районда өченче ел рәттән нәкъ менә шушы агрофирма чәчә. Быел шепкән басулары 714 гектар мәйданы били. Шуның 497 гектары инде урылган, 340 гектары – 103 тоннадан артыграгы суктырылган. Бер гектардан уртача 3 центнер уңыш чыга.
Без килгән мәлдә Суровка авылына каршы басуда бер атна элек егылган шепкәнне биш Нью Холланд комбайны суктыралар иде. 
Фотосурәткә төшерер өчен туктатылган комбайнның штурвал артында комбайнчы Анатолий Чернов һәм аның ярдәмчесе – улы Дмитрий булып чыкты. Анатолий үзе биредә дүртенче сезонын эшли. Ә малае Дмитрий укуын тәмамлагач агрофирмага инженер булып кайтырга ниятли. 
Бүлекчәнең әйдәп баручы агрономы Марсель Хәйруллинның сүзләренчә, шепкән әлеге бүлекчәдә 98 гектарны били. Башка культуралар белән чагыштырганда, ул артык игътибар таләп итми, тукландырып тору да катгый кысаларга кертелмәгән, аның авыруларга каршы торучанлыгы да көчле икән. Көннәр әйбәт торса, бер комбайн көненә әлеге культураны 20 гектарлап суктырып ала ала.
– Язы җылырак килсә, уңыш бермә-бер күбрәк булыр иде. Табигатьнең кодрәтенә каршы барып булмый шул, Аллаһ Тәгаләнең биргәненә шөкер итәргә туры килә. Урып-җыю эшләрен, булган уңышны исраф итмичә, кыска вакыт эчендә төгәлләргә кирәк, – диде Марсель Хәйруллин.
Шепкән суктыру белән беррәттән, агрофирма механизаторлары көзге бодай басуына да керделәр. Пландагы 4564 гектарның инде 80 гектары урып-җыелган. Алга таба, бүлекчә хезмәтчәннәре арпага керергә планлаштыралар. Чөгендер алу исә август азакларына калыр дип фаразлый бүлекчә белгечләре. 
Көннәр генә матур торсын да, игенчеләрнең тырышлыгы, куелган максатлары гамәлгә ашсын, эшләре көткән нәтиҗәне бирсен, икмәкләребез мул булсын.

Рифкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев