31 август 2016 яңалыклары
-
Төп күрсәткечебез – яхшы нәтиҗә
«Кама-Бекон» дуңгызчылык комплексы - республикада гына түгел, Россиядә иң зур предприятиеләрнең берсе. Биредә 240 мең баш дуңгыз асрала. Республикада җитештерелә торган дуңгыз итенең 65 проценты безнең «Кама-Бекон» җәмгыятенә туры килә.
-
Тынгысыз һөнәр ияләре
Бәйрәмебез уңаеннан мин мал табиблары хезмәтенә карата әйтелгән бик дөрес бер хакыйкатьне искә төшерәм. Ул да булса: «Табиб кешене, ә мал табибы кешелекне дәвалый» дигән тирән мәгънәле сүзләр. Чыннан да шулай: авыру малның яки хайванның әйтер теле юк, ул тилмереп сиңа карый, синең ярдәмеңә мохтаҗ. Бары тик син, белемле мал...
-
Тәрбиянең иң нәтиҗәле ысулы – шәхси үрнәк
Район мәгариф хезмәткәрләренең яңа уку елы башланыр алдыннан үткәрелгән пленар утырышы быел мөгаллимнәрнең һөнәри осталыкларын үстерү темасына багышланды. Мәгариф системасының нәтиҗәле үсеше өчен һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү белән бергә тагын нинди мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк, август конференциясендә шул сорауларга тукталдылар.
-
Республика көне күңелле үтте
Районның авыл җирлекләрендә Республика көненә багышланган чаралар 29 августта ук башланды. Ә бәйрәм көнендә, 30 августта, район күләмендә ике зур чара үтте: «Татарстан» совхозы поселогында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты, Яңа поселогында «Мәхәббәт» дип исемләнгән парк ачылды. Тантаналардан тулырак репортаж газетаның киләсе саннарында.
-
Районда көзге чәчү 65 процентка башкарылган
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда көзге чәчү 65 процентка башкарылган. Пландагы 13265 гектар мәйданның 8588 гектары чәчелгән. Аның 6604 гектары көзге бодай, 1984 гектары көзге арыш. Авыл хуҗалыгы оешмаларына көзге чәчүне 10 сентябрьгә кадәр тәмамлау бурычы куелды. Бүгенге көндә районда рапс культурасын суктыру дәвам...
-
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре!
Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык һәм яңа хезмәт үрләренә ирешүегезне телим. Сез республикабыз авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы иң әһәмиятле урынны алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Хезмәтегез гаять авыр, шул вакытта иң кирәкле һәм иң җаваплы. Райондагы малларның сакланышы, йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы...
-
Татарстанның атказанган ветеринария табибы исеме бирелде
Район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы-вирусологы Румия Мусинага «Татарстанның атказанган ветеринария табибы» исеме бирелде. Дәүләт бүләге бирелү турындагы таныклыкны башкалада республика көненә багышлап үткәрелгән чарада Румия Натфулла кызына Президент Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.