31 март 2017 яңалыклары
-
Мәзәк рухны күтәрә, эшкә дәрт уята
Халык арасында акыллы һәм зирәк мәзәкләрне ишетеп, рәхәтләнеп көләбез. Кайберләре шулкадәр тапкыр ки, эшләгән эшеңә, башкарган гамәлеңә бүтәнчәрәк карыйсың. Заманында Чирмешән районы, Иске Кади авылы егете Фәнис Нуретдинов Чаллыда «Автозаводстрой» идарәсендә эретеп ябыштыручы булып эшли, Тукай кошчылык фабрикасы һәм КамАЗ заводлары төзелешендә катнаша. Туган авылы, Чаллы кешеләреннән ишеткән, үзе күргән...
-
Республика конференциясендә катнаштылар
Казан шәһәренең Ф. Аитова исемендәге 12нче гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Т. Миңнуллинның якты истәлегенә багышлап, укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе уздырылды. Чарада Тукай районы данын Биклән мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алмаз Якупов һәм Түбән Суыксу мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алмаз Әхмәтҗанов якладылар. Алар «Журналистика. Кызыл тышлы...
-
Баласын тиешенчә тәрбияләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә
РФ Гаилә кодексының 63 маддәсе нигезендә, ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә тиеш. Алар балаларының сәламәтлеген, психик һәм рухи үсешен кайгыртырга бурычлы. Балаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозган ата-аналар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Законны үтәмәүчеләргә 100дән 500 сумга кадәр штраф яный. Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү яки бөтенләй үтәмәү, балаларга карата...
-
«Яз гүзәле» конкурсы җиңүчеләре билгеле
Март аенда газетабызның рәсми сайтында, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә, «Яз гүзәле» фотоконкурсы үткәрелде. Инде аңа йомгак ясау вакыты да килеп җитте.
-
Узган ел яңа туган балалар саны – рекордлы күрсәткечтә
Бәби тавышы яңгырамаган өй артык тыныч, уенчыклар белән тулы идәне булмаган өй артык тәртипле буладыр ул. Узган 2016 елда Тукай районында 638 бала туган. Мондый күрсәткеч моннан 40 ел элек - 1976 елда теркәлгән булган. Ул елны Тукай районында 620 нарасый дөньяга тәүге тапкыр аваз салган. Гаилә хәле актлары язулары,...
-
Наркоманнарны транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Район прокуратурасы наркотиклар кулланучыларны транспорт чараларын йөртүдән мәхрүм итү буенча эшли. Тикшерүдән күренгәнчә, районда яшәүче өч кеше, «опиоидлар һәм берничә төрле психоактив матдәләр кулланудан барлыкка килгән синдромнар» дигән диагнозлар куелып, үзәк больницада исәптә торалар. Аларның машина йөртү таныклыклары да бар. Бу юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгарырга, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә, гомерен...
-
Чүплекләр турында хәбәр итүчеләргә 1500 сум күләмендә акча түлиләр
1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу турыда ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сөйләде. Министр халык белән нәтиҗәле эшчәнлек алып барылуын, экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләрне акчалата бүләкләү каралуын искәртеп, гражданнардан мөрәҗәгатьләр (843) 267-68-67 номерлы «кайнар линия»се, ТР дәүләт порталындагы...
-
Җирле шагыйрә Асия Хәсәнованың язгы шигырьләре
МИЗГЕЛ Хыялга чумып утырам, Башымда төрле уйлар. Начары бар, яхшысы бар - Шаулый, чуала шулар. Әллә кайчан гына шулчак Шигъри - мизгел эндәшә. "Яз әле, яз бер сүз" - диеп, Күңелем белән серләшә. Тыңладым да мизгел сүзен, Утырдым мин язарга. Яхшы уйны сырлап куям, - Булмас әле заяга. ЯЗЛАР Язлар...
-
Башын күтәрсә – әтәч, яшерсә – тавык (Чеби сайлау буенча киңәшләр)
Авыл халкының "отпуск" ялы ахырына якынлаша: тагын шул бакча, каз-үрдәк, тавык-чебеш арасында кайнашыр вакыт җитә. Хәер, инде арбаны кыштан әзерләп, бүген үк чебеш алып җибәрүчеләр бар. Тавык тәрбиягә талымсыз булса да, чебине бәби кебек карарга кирәк. Атна-ун көнгә җиткәнче бигрәк тә. Сайлавы да җиңелләрдән түгел. Кемнең чирләшкә кош аласы килсен?...
-
Рәҗәб аеның фазыйләтләре
Әссаләмугаләйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Мөхтәрәм җәмәгать-әл мөслимин, 28 мартта безнең өчен кадерле айларның берсе булган Рәҗәп ае башланып китте. Рәҗәб - Аллаһы Тәгалә кан коюларны, низагларны тыйган дүрт айның берсе. Хәрәм айларда кылынган начар эш Аллаһ каршында башка вакытта кылынганнан начаррак, чөнки Аллаһы Тәгалә ул айларны хөрмәтләгән. Рәҗәб аенда...