Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган ел яңа туган балалар саны – рекордлы күрсәткечтә

Бәби тавышы яңгырамаган өй артык тыныч, уенчыклар белән тулы идәне булмаган өй артык тәртипле буладыр ул. Узган 2016 елда Тукай районында 638 бала туган. Мондый күрсәткеч моннан 40 ел элек - 1976 елда теркәлгән булган. Ул елны Тукай районында 620 нарасый дөньяга тәүге тапкыр аваз салган. Гаилә хәле актлары язулары,...

Яңа туган бәбиләрне Президент котлый

Агымдагы елның февраль аеннан яңа туган балаларның әти-әниләренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси котлавы тапшырыла башлады.

Тукай районында бәби туу шатлыгы белән тантаналы рәвештә Илнар Хәлим улы Бакировны (улы Рамазан), Илнур Рәкыйп улы Гәрәевне (кызы Ралина) һәм Нияз Рәшит улы Гыйльфановны (кызы Язгөлем) тәбрикләделәр. Сессия утырышы барышында аларга котлау открыткалары бирделәр һәм гаиләләрне бәби туу сөенече белән тәбрик иттеләр.

Республикада бала туу буенча югары күрсәткеч - Тукай районында

БМО Фонды мәгъүматларына караганда, Җир йөзендә 7 миллиардтан артык кеше яши, Россиядә - 150 миллионнан аз гына кимрәк, Татарстанда - 3 млн 868 мең. Тукай районында исә бүгенге көндә якынча 40 мең ярым кеше яши. 2016 ел Тукай районы өчен рекорд елы булды - туучылар саны 2015 ел белән чагыштырганда 119 га күбрәк. Гадәттә, малайлар күбрәк туа торган булган, тик узган ел аларның саны бертигез - 319 малай һәм 319 кыз. 5 игезәк бала дөньяга килгән.

Республикада яңа туган балаларны теркәү күрсәткече иң югары булган районнар (1000 кеше исәбенә): Тукай районы - 16,1; Әлмәт - 15,5; Түбән Кама - 14,1; иң түбән күрсәткечләр: Кама Тамагы - 5,4; Кайбыч - 5,5 һәм башка районнар.

Тукай районында иң күп бала туган авыл җирлекләре исемлегендә - Кнәз, Круглое Поле, Бәтке авыл җирлекләре.

Әниләр, бәбиләр һәм аларга дәүләт ярдәме

2016 елның иң яшь әнисе Яңа поселогында яши, аңа 16 яшь. Иң өлкән әтигә 50 яшь, ул Круглое Поле поселогында гомер итә. Гаиләләрдә бала тууны арттыру өчен дәүләт тарафыннан тормышка ашырылучы төрле программалар гамәлдә. Шулар арасында ана (гаилә) капиталы программасы 2006 елдан башлап бирелә һәм үз нәтиҗәләрен дә күрсәтте. Узган ел туган балаларның 36 проценты - гаиләдә беренче, 64 проценты - икенче һәм тагын да күбрәк балалар.

Демографик кризис чорында туган балалар үзләре әни булды

Кызганыч, ләкин соңгы өч елда гаиләдә беренче булып туган балалар саны кимүгә таба бара. Бу 1992-1999 елларда күзәтелгән демографик «чокыр» дулкыны шаукымы. Ул елларда туучылар саны кискен кимеде. Хәзер исә шул чор балалары үзләре әти-әни булды. Шуңа күрә, әгәр бала тууны арттыру өчен кискен чаралар кулланылмаса, 2025 елга кадәрге вакыт аралыгында яңа туган сабыйлар саны да кимер, дип фаразлана.

Әтиләр һәм бәбиләр

2016 елда туган баланың һәр алтынчысы - никахсыз туган бала. Әти-әниләре законлы өйләнешмәсә дә, ир-ат үз баласын таный, аңа фамилиясен бирә ала. Андыйларның саны 2016 елда 98 кеше тәшкил итте (2015 елда - 94 кеше), кайберләре исә башка хатын белән законлы никахта яшиләр.

Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге алдында бу нисбәттән мәгариф, яшьләр эшләре, сәламәтлек саклау органнары белән берлектә уртак бурыч тора. Яшьләр белән гаилә һәм никах институтына аңлы караш формалаштыруга, әти һәм әни булуның җаваплылыгын тоюга юнәлдерелгән тәрбияви эшнең нәтиҗәлелеген арттыру зарур, дип билгеләп үтте район башкарма комитеты гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина.

Исем җисемне бизи

Узган елның иң киң таралган исемнәре - Әмир, Тимур, Радмир, Ясминә, Ралинә, Азалия. Сирәк кушыла торган исемнәр - Елисей, Дариан, Камаль, Эрнест, Айлин, Айсель, Жасмина, Иркә, Ойбиби, Сумайя.

Шилнәбаш поселогында Мия Антония дигән кыз дөньяга туды. Аның әтисе - Филиппин гражданины.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев