31 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Социаль хезмәт күрсәтү өчен түләүләр артты
2018 елны җан башына билгеләнгән күләм арту, пенсия һәм айлык түләүләр индексацияләү, социаль хезмәт күрсәтүнең тарифлары үзгәрү сәбәпле, кайбер социаль хезмәт алучыларның социаль хезмәт күрсәтү өчен түләүләре дә артты, дип хәбәр иттеләр район социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре.
-
Район Советының чираттан тыш утырышы үтте
29 гыйнварда Тукай муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы үтте. Анда район башкарма комитетының һәм аппарат Советының җаваплы вәкилләре, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 37е килде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.
-
Иске Абдул мәдәният йортында тулы көченә ремонт бара
Бүген Иске Абдул авылы мәдәният йортында тулы көченә төзекләндерү эшләре бара. Быел әлеге бина республиканың капиталь ремонтка мохтаҗ мәдәният объектларын төзекләндерү программасына кертелде. Эшләр республика бюджетыннан башкарыла, финанслау күләме 13 млн 567 мең сумны тәшкил итә. Подрядчы оешма гыйнварның беренче көннәреннән үк эшкә керешкән иде инде.
-
Караклар – мәктәп укучылары?
Бер атна эчендә районда 4 урлау очрагы теркәлгән, аларның 3есе ачылган. Иске Җирекленең Үзәк урамында йорт каршында торучы, ишеге ачык калган машинадан барсетка юкка чыккан. Каракның кем икәне әлегә ачыкланмаган. Шуңа күрә, авылда да хәзер машинаны бикләми калдыру куркыныч. Калмашта Зөфәр Галиев урамындагы бер йортта, исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, бер...
-
Сосновый Бор поселогына көрәшчеләрнең җыелуы көтелә
3 февраль көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексы базасында Тукай муниципаль районы кубогына татар-башкорт милли көрәш буенча район беренчелеге үтә. Ярышларда 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган егетләр катнаша. Катнашучыларны үлчәү 8.00 сәгатьтә, ярышлар 9.00 башлана.
-
"Төре формула" иҗат лабораториясе утырышын узды
Татарстан поселогы китапханәсендә "Төре формула" дигән иҗат лабораториясе яңа елда узенең беренче утырышын уздырды. Алар белән китап эчрәренә куя торган билгеләмәләр ясадылар, анда төрле материаллар кулланылды.
-
Тукай районында 3353 кеше федераль ташламадан файдалана
Федераль ташламадан файдаланучыларга бирелә торган айлык түләүнең күләме елга бер тапкыр, агымдагы елның 1 нче февраленнән куллану бәяләренең артуыннан чыгып 2,5% индексацияләнә. Тукай районында мондый 3353 кеше яши, алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, тол ветераннары, Ленинград блокадасы кешеләре, хәрби хезмәттә катнашучылар, хәрби хезмәттә улгән кешеләрнен гаиләләре, радиация алучылар,...
-
31 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 31 гыйнвар көнне, Тукай районында, аяз көн көтелә, явым төшемсез. Һава температурасы көндез -11 градус салкынлык, төнлә -14 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -10 градус салкын булачак.