29 июнь 2026 яңалыклары
-
Тукай районында профилактика чаралары узды
Тукай районы үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре балалар травматизмын кисәтү һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып бара.
-
Социаль фонд: Яңа гаилә түләүләре уртача 30 мең сумга җитә
Социаль фонд гаилә түләвен алуга гаризаларны 1 июньнән кабул итә башлады.
-
Чаллыда 6 яшьлек кызны машина бәрдергән
Чаллыда кибет янәшәсендә машина бәрдергән 6 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә шәһәрнең Кама балалар медицина үзәгенә озатканнар. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
-
Камил Нәҗмиев «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның тәҗрибә басуларын карады
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев «Элитные семена Татарстана» Ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров белән берлектә «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Җитәкчеләр биредәге 6 мең гектар мәйданны биләгән культураларның, аеруча яңа сортлар сынау узучы махсус тәҗрибә-эксперимент басуының торышы белән таныштылар.
-
Татарстан вузларында быел 23 меңнән артык бюджет урыны каралган
2026 елда Татарстанның югары уку йортларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча барлыгы 23 346 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шуларның 550се дәүләтнеке булмаган вузларга туры килә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
-
Малтабарда Кичке уен гөрләде
Калмия авыл җирлегендә Сабан туеннан калган бүләкләрне Яшьләр көне уңаеннан оештырылган Кичке уенда уйнату күркәм традициягә әверелде. Быел да Малтабар авылы халкы җырлы-биюле тамашада зур теләк белән катнашты һәм өйләренә күпсанлы бүләкләр, уңай хис-кичерешләр белән таралышты. Бу хакта безгә Калмия авылы мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова хәбәр итте.
-
Июль аена намаз вакытлары
Июль аенда көннәр әкренләп кыскара башласа да, намаз вакытларындагы үзгәрешләрне күзәтеп бару һәр мөселман өчен мөһим.
-
Тукай районы яшьләр сәясәте буенча республика бәйгесендә җиңде
Казанда Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләр арасында грантлар тапшыру тантанасы узды, анда Тукай районы яшьләр инициативаларын тормышка ашыру өчен 986 435 сумлык грантка лаек булды.
-
Иске Дөреш авылы балалары СВОдагы солдатлар өчен шифалы чәй әзерли
Җәйге каникуллар чорында Иске Дөреш авылы яшьләре һәм мәктәп балалары зур теләк белән махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен шифалы үлән чәйләре әзерләү эшенә кушылды.
-
Беренче баласы туган аналарга «хезмәт хакы» түләргә тәкъдим ителде
Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов беренче бала тапкан әниләргә һәм бала караучы әби-бабайларга акча түләүне бөтен илдә кертүне тәкъдим итте. Бу ярдәм яшь гаиләләргә булышу өчен эшләнә.
-
Владимир Путин укытучыларга махсус статус бирү инициативасын хуплады
Укытучыларга дәүләт дәрәҗәсендә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк. Владимир Путин белдергәнчә, Россиядә педагогларның махсус статусын закон нигезендә ныгыту планлаштырыла.
-
Бүген Татарстанда +22˚кадәр җылы булуы көтелә
29 июньдә республикада язучан болытлы һава торышы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.