29 июнь 2016 яңалыклары
-
Күзкәй авылында Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте практика уза
Күптән түгел Тукай районы Күзкәй авылында практика үтүче Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте Илнур Фархутдинов авыл мәчетендә балалар өчен "Рамазан аенда тарих буенча кечкенә сәяхәт" дигән зур чара оештырды. Иң элек мәчет залында танышу-күрешү оештырылды, бәйгеләр өчен мәктәп укытучыларыннан торган жюри сайланды. Чараның төп өлешендә балаларга ислам дине,...
-
Алар мәңге безнең йөрәктә
Күзкәй мәдәният йорты территориясендә «Хәтер көне»нә багышланган чара узды. Чараны сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Соңыннан район ветераннар һәм инвалидлар советы президиумы әгъзасы Мулланур Сабиров үзенең балачак һәм үсмер елларын сөйләп китте. Чарада шулай ук Күзкәй авыл ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Кәүсәрия Хафизова да катнашты. Җыелганнарга тыныч-имин көннәр,...
-
Ташкичүдә клуб төзелеше тәмамланып килә
Авыл клублары төзү буенча республика программасы кысаларында соңгы вакытта район авылларында һәр ел саен бер яңа объект сафка баса. Иске Җирекле, Боерган авылларында, Круглое Поле, Комсомолец поселокларында бүген чаралар яңа мәдәният йортларында һәм клубларда үтә. Программадан кече авыллар да читтә калмый. Шуны исбатлап, тиздән Ташкичү авылында 50 урынлык клуб үз...
-
30 июньгә кадәр җитешеп калырга ашыгыгыз
«Стратегия» дәүләтнеке булмаган пенсия фондын (Пермь шәһәре) ябу уңаеннан, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче әлеге фондның акча салучыларына 30 июньгә кадәр кредиторлар реестрына керү өчен таләп җибәрү кирәк. Кайнар линия телефоны: 8-800-2000-805.
-
Сәйдәшев исемендәге һәм «Алмаз» хуҗалыклары бер еллык печән запасы әзерләде
28 июньгә район буенча барлыгы 9700 гектар мәйданда күпьеллык үлән урылган. 8 мең тоннадан артык печән һәм 27 мең тонна сенаж әзерләнгән. Яфраказык һәм витаминлы үләннәр җыю дәвам итә. Шушы ук датага алар 92 тонна күләмендә тупланган. Терлек азыгы әзерләү буенча лидерлар рәтендә «Гигант», «Алмаз», «Вильданов» КФХ, «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыклар....