29 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Мәгариф министрлыгы чит телләрне укыту сәгатьләрен киметәчәк
РФ Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан мәктәп укучылары өчен чит телләрне өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр санын киметергә ниятли.
-
Салым бурычлары турында социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша да искәртәчәкләр
Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия гражданнарына салым бурычлары турында даими рәвештә искә төшерү системасын киңәйтү тәкъдим ителә. Аерым алганда, бу максатта «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрен, шулай ук MAX мессенджерын куллану мөмкинлеге карала.
-
Яңа йортта ике төн генә кундык
14 гыйнвар көнне Круглое Поле поселогындагы Марат Фәйзуллин урамында көчле янгын булды. Янган йортның хуҗасы Лена Әхтәмҗанова: «Үз йортымда тору минем хыялым иде. Инде генә йортлы булдым дигәндә, менә шундый хәл... Без бит анда ике төн генә кунып калдык».
-
Новотроицкое мәктәбе укучылары МХО хәрбие «Брюс» белән аралашты
Новотроицкое мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы белән очраштылар. Хәрбинең позывное – «Брюс».
-
Бердәмлек һәм ярдәм үрнәге: Сәмәкәй волонтерлары Азнакай районында
Бүген безнең Сәмәкәй авыл жирлегенең волонтерлары күрше Азнакай районың Тымытык авылына мөһим сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты — СВОда катнашучы егетләребез өчен бик мөһим эшкә — шлемнарга маскировка чехоллары (надшлемниклар) ясарга өйрәнү иде.