27 апрель 2017 яңалыклары
-
Яңа поселогында халыклар дуслыгы бәйрәме узды
Яңа поселогында Татарстан халыкларының III съезды уңаеннан әзерләнгән халыклар дуслыгы бәйрәме узды. Фольклор, бию коллективлары, җырчы һәм нәфис сүз осталары, баянчылар катнашында чын мәгънәсендә дуслык кичәсе булды ул. Якты, матур гөлләр белән бизәлгән залда һәр кунакны ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алып, «тәмнүшкәле» өстәл янына озатып баручы милли киемдәге хуҗалар аеруча...
-
Район балалар сәнгать мәктәбенә 30 ел
Шушы көннәрдә «Энергетик» мәдәният сараенда район балалар сәнгать мәктәбенә 30 ел тулуга багышланган концерт узды. Тамашачылар алдында районның төрле авыл җирлекләрендә эшләп килүче сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшь талантлар һәм аларның укытучылары чыгыш ясады. Яшь талантлар җыр, бию, курайда, гармунда уйнау сәләтләрен күрсәттеләр, кайбер номерларны бигрәк тә зур осталык белән башкарылды
-
Тырышып тапкан бәхет кадерле
Зилә Сөббух кызы ишле гаиләдә туып-үскән. Сигез бала бер-берсенә терәк булып, өлкәнрәкләре кечкенәләрен карашып, кулларыннан килгәнчә әти-әниләренә булышып, кул арасына кереп, эшчән, җылы мохиттә үскәннәр. Гаилә тормышын алып баруда һәр баланың үз вазифасы, җаваплылыгы булган. Зиләнең холкы, дөньяга карашы, хезмәткә мөнәсәбәте менә шушы тату, тырыш гаилә мохитендә формалашкан.
-
«Челны ЛТД» газетасы ябылды
26 апрель көнне «Челны ЛТД» газетасы басманың ябылуы турында игълан итте. Бу турыдагы мәгълүмат газетаның рәсми сайтында басылып чыкты. Хәбәрдән күренгәнчә, тиздән басманың Интернет-сайты да эшен туктатачак. Газета 23 ел ярым дәвамында басылып килде. Ул, нигездә, Яр Чаллы шәһәрендә таралды. Оешма үз акчаларын «Татфондбанк» АҖдә саклаган булган.
-
Кызлар күбрәк туа
Тукай муниципаль районы башкарма комитеты гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның март аенда барлыгы 50 бала дөньяга килгән. Шуларның 24е малай булса, 26сы - кыз. Ел башыннан исә Тукай районында 105 бала туган. Март аенда игезәкләр тууы да теркәлгән. Аларга әти-әнисе - Йосыф һәм Йолдыз дип исем биргән....
-
Тукай районында зыян күрүчене дәвалау өчен тотылган акча хөкем ителүчедән кайтартыла
Район прокуратурасы җинаятьтә зыян күрүчене дәвалау өчен Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан тотылган акчаны хөкем ителүчедән түләтү турындагы законның үтәлешен тикшерә. Күптән түгел шундый 43 мең сум акчаны фондка кайтаруны сорап, прокуратура җәмәгать судына дәгъва гаризасы җибәрде. Әкрәмов фамилияле тукайлы район судының узган елның 1 августында кабул ителгән карары нигезендә гаепле...
-
Тукай районының Останково авылында йорт түбәсе янды
Дүшәмбе көнне сәгать көндезге 4 тулганда коткару хезмәтенә Останоково авылында торак йорт януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә өйнең түбәсенә ут капкан була. Бәхеткә, ялкын өй эченә керергә өлгерми, анда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә дә зыян килми. Янгын чыгуның сәбәбе төтен юлы торбасының төзек булмавында дип билгеләнә.
-
Тукай районында «Георгий тасмасы» акциясе старт алды+ФОТОРЕПОРТАЖ
Иң беренчеләрдән булып әлеге акциягә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» берләшмәсе һәм «Родина» патриотик клубы әгъзалары кушылды. Алар кнәзлеләргә Георгий тасмасы таратты, аның килеп чыгу тарихы турында сөйләде, 9 Май - Җиңү бәйрәме белән котлады.