Тырышып тапкан бәхет кадерле
Зилә Сөббух кызы ишле гаиләдә туып-үскән. Сигез бала бер-берсенә терәк булып, өлкәнрәкләре кечкенәләрен карашып, кулларыннан килгәнчә әти-әниләренә булышып, кул арасына кереп, эшчән, җылы мохиттә үскәннәр. Гаилә тормышын алып баруда һәр баланың үз вазифасы, җаваплылыгы булган. Зиләнең холкы, дөньяга карашы, хезмәткә мөнәсәбәте менә шушы тату, тырыш гаилә мохитендә формалашкан.
Бу дөньяда адәм баласы кайгылардан да хали түгел шул. Гөрләп яшәп ятканда газизләрдән дә газиз кешеләре - әниләре авырып дөнья куйган. Ишле гаилә югалту кайгысын бер-берсенә сырышып, юатышып кичергән. Балалар әтиләре һәм әбиләре (әниләренең әнисе) тәрбиясендә калган. Өлкән апалары Бәрия әбиләре белән балаларга терәк-таяныч та, киңәшчеләре дә, тормышның салкын җилләреннән ышыклаучылары да булган.
Гомер дигәнең аккан су кебек - ел артыннан еллар ага тора. Балалар да үсеп буйга җитә, һәрберсе тормышта үз юлын сайлап, туган йорттан тарала торалар. Шунысы куанычлы, аларның һәрберсе кояш астында үз урынын тапкан. Моңлы бала Зилә Казаклар авылында үзе теләгән һөнәрне сайлап, мәдәният йортына эшкә кайта. Челтер чишмәдәй саф, яңгыравыклы тавышы белән сәхнәгә чыкканда авылдашлары аны тын да алмый тыңлый. Ул ихлас җырлары белән һәркемнең күңел тәрәзәләренә кагыла, уйландыра, моңландыра. Шуңа күрә авылдашлары аны ачык йөзле, шат күңелле, хезмәт сөючән булганга гына түгел, әнә шул моңлы җырлары өчен дә яраталар, үз итәләр.
Авыл егете Рәҗәп белән тормыш корып җибәрүен дә Аллаһы Тәгалә бирмешедер дими ни дисең? Тырышлык белән муллык тудырып, матур, тату яшиләр алар. Менә дигән ике ул үстерделәр. Уллары укып, армия сафларында хезмәт итеп кайтып, гаилә кордылар. Әти-әни яшәгән нигез йортка сукмаклары өзелми - кайтып булышып торалар, әби-бабаларын сөендереп оныклар үсә.
Халыкта: чиләгенә күрә - капкачы, дигән әйтем бар. Зилә бөтен эшкә дә оста хуҗабикә булса, Рәҗәп алтын куллы ир. Менә дигән йорт җиткереп керделәр. Ул әллә кайлардан күренеп, балкып утыра - тирә-якка матурлык өсти. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Шулай итеп тормыш муллыгын үз куллары белән булдыралар Низамовлар. Тапкан малларының бәрәкәте булсын.
Бүген 55 яшен тутырган Зиләдән: «Бәхетлеме син?» - дип сорап торасы да юк. Бәхетле ана, кадерле хатын, яратып сайлаган хезмәтендә кайнап яшәгән, сокланырлык гаиләсе булган кеше ничек инде бәхетле булмасын? Бәхетләре озын гомерле булсын.
Г. Әхмәтшина,
ветеран-укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев