27 март 2018 яңалыклары
-
Яз сулары акрын акса, ел җиңел булмас
Бүген 28нче март районыбызда көндез 0градус, төнлә -4 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 743мм тәшкил итәчәк. Җил үзгәрүчән секундына 5-7м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 5:10 минутта, кояш бата 17:58 минутта. Яхшы кәеф бездән башлана. Уңышлы көннәр барыбызгада.
-
Кемероводагы фаҗигада зыян күрүчеләргә багышлап, Казанда дога кылалар
Мөселманнар бердәм рәвештә дога белән әлеге фаҗигада якыннарын, туганнарын югалтучыларга Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык бирүен сораячак. Бүген Казанда Галиев мәчетендә Кемероводагы фаҗигада зыян күрүчеләргә багышлап дога кылалар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң, Кемерово сәүдә үзәгендәге янгын вакытында зыян күрүчеләргә...
-
Казанда Максим Горькийны искә алалар
Иртәгә Казанда бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак. 28 мартта Казанда бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Аларны Татарстан Мәдәният министрлыгы, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, ТР Язучылар берлеге оештыра. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр...
-
Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителде
Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады. Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады. Бу турыда ТАСС, дәүләт җитәкчесе матбугат хезмәтенә сылтама белән, хәбәр итте. Кемерово өлкәсендә, "Зимняя вишня" сәүдә комплексында фаҗига булу...
-
Татарстанда язгы ташу көчле килә калса, 209 торак пунктка су басу куркынычы яный
Хуҗалыкларына язгы ташудан зыян килгән очракта, 25 меңнән артык кешене эвакуацияләү өчен шартлар әзерләнә. Татарстанда быел ташу көчле килә калса, 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында язгы ташуга әзерлеккә багышланган брифингта Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко...
-
Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында 8 сыер асраучы бушлай тиешле саву аппаратын сатып алган
Бүгенге көндә сөтне 19 сумнан җыялар. Иж-Бубыйда яшәүче Гөлнар-Илдус Фәйзуллиннарның абзарларында сигез сөтлебикәләре мөгрәп тора. Итлеккә, сатарга бозаулар асрыйлар. Узган елның көзеннән пилмән, мантылар ясап сата башлаганнар. Илдус абыйга - 60, Гөлнар апага 55 яшькә җитәргә санаулы гына айлар калып баруга карамастан, җир җимертеп дөнья көтәләр авыл уңганнары. Барысы да...
-
"Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсы җиңүчесе 250 мең сум акчалата премия алачак
"Иң яхшы яшь фотограф" исемен алучыга профессиональ фотокамера биреләчәк. Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" ("Самая красивая страна") IV фотоконкурсы дәвам итә. Татарстан фотосөючеләре анда тагын 5 көн - 31 мартка кадәр катнаша ала. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни...
-
Россиядә җитештерелгән хәләл продукция чит илләргә чыгарылачак
ТР Диния нәзарәтендә эшлекле очрашуда "Халяль АГРО Трейд Сәүдә йорты" ААҖнең эшчәнлеген киңәйтү турында сүз барды. Кичә ТР Диния Нәзарәтендә Татарстан мөфтие урынбасары, "ТР Вакф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм Хәләл стандартлары Комитеты җитәкчесе Марат Низамов күрешеп сөйләште. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә....
-
Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, диде
Россия Президенты "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен белдерде. Россия Президенты Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде. Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен әйтте: "Нәрсә соң бу бездә? Бу бит...
-
Чаллыда кактуслар күргәзмәсе була
Музейда Виктор Мошенскийның иң сирәк очрый торган кактус үрнәкләре куелачак. Чаллыда кактуслар күргәзмәсе була. Әлеге уникаль коллекцияне Чаллы табибы җыйган. Ул эшеннән буш вакытларында сәяхәт итәргә ярата икән, дип яза җирле басма. Күргәзмә 26 марттан 10 апрельга кадәр Чаллының Эколгия һәм әйләнә-тирәне саклау музеенда булачак. Ул "Кактусы и не только......