Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, диде
Россия Президенты "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен белдерде. Россия Президенты Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде. Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен әйтте: "Нәрсә соң бу бездә? Бу бит...
Россия Президенты "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен белдерде.
Россия Президенты Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде.
Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен әйтте: "Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугышчан хәрәкәтләр дә, шахтада көтелмәгән вакытта метан бәреп чыгу да түгел. Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш аркасында, башбаштаклык аркасында".
Владимир Путин шулай ук, киңәшмәне бер минут тынлык белән ачып җибәреп, һәлак булучылар туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев