Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемероводагы фаҗигада зыян күрүчеләргә багышлап, Казанда дога кылалар

Мөселманнар бердәм рәвештә дога белән әлеге фаҗигада якыннарын, туганнарын югалтучыларга Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык бирүен сораячак. Бүген Казанда Галиев мәчетендә Кемероводагы фаҗигада зыян күрүчеләргә багышлап дога кылалар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң, Кемерово сәүдә үзәгендәге янгын вакытында зыян күрүчеләргә...

Мөселманнар бердәм рәвештә дога белән әлеге фаҗигада якыннарын, туганнарын югалтучыларга Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык бирүен сораячак.

Бүген Казанда Галиев мәчетендә Кемероводагы фаҗигада зыян күрүчеләргә багышлап дога кылалар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң, Кемерово сәүдә үзәгендәге янгын вакытында зыян күрүчеләргә багышлап дога укыячаклар. Мөселманнар бердәм рәвештә дога белән аларның тизрәк савыгуын һәм әлеге фаҗигада якыннарын, туганнарын югалтучыларга Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык бирүен сорап гыйбадәт кылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Татар-информ" сәүдә үзәгендә һәлак булган кешеләрне санау өчен, Кемеровода яшәүчеләрне моргка керттеләр, дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев