Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Максим Горькийны искә алалар

Иртәгә Казанда бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак. 28 мартта Казанда бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Аларны Татарстан Мәдәният министрлыгы, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, ТР Язучылар берлеге оештыра. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр...

Иртәгә Казанда бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак.

28 мартта Казанда бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Аларны Татарстан Мәдәният министрлыгы, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, ТР Язучылар берлеге оештыра. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәгать 12.00дә А.М.Горький һәйкәленә чәчәкләр салу булачак. Чарада Казан иҗат әһелләре, музей хезмәткәрләре, шулай ук шәһәрнең студентларын һәм укучыларын берләштергән "Мәдәниятләр һәм диалоглар үзәге" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы да катнашачак.

Алга таба А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда "А.М.Горькийның 150 еллыгына" дигән бәйрәм программасы дәвам итәчәк. Көн дәвамында музей экспозицияләре буенча экскурсияләр оештырылачак, язучы турында фильмнар күрсәтеләчәк. 14.00дә музейның үзәк өлешендә Казан язучысы, драматургы һәм шагыйре Борис Вайнер җитәкчелегендә әдәби программа узачак. Биредә язучыга багышланган шигырьләр, аның әсәрләреннән өзекләр укылачак.

15.00дә Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган почта маркасы тәкъдим ителә.

16.00дә музейда мәртәбәле кунаклар һәм Татарстан сәнгать осталары катнашында "Горький безнең арабызда" дигән тантаналы кичә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев