27 февраль 2016 яңалыклары
-
Премьер-министрның Рәхмәт хаты бирелде
Биклән авылында яшәүче җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева Тукай муниципаль районының мәдәният үсешенә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Якташыбыз Рәзинә Сәетгәрәева - 5 китап, 30дан артык җыр авторы. "Йолдызлар фабрикасы", Әлфинә Әзһәмова белән Индива башкаруында "Кичер мине, балам", Индива башкаруындагы "Син...
-
Суыксулылар – хоккей буенча чемпионатның җиңүчеләре
22 февраль көнне Чаллы шәһәренең боз сараенда авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында шайбалы хоккей буенча район чемпионатының дүртенче туры - финалы булып узды.
-
Көрәштә көчлеләр билгеле
Зәй шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган татар-башкорт милли көрәш буенча республика ярышлары булып узды. Барысы бергә ярышларда 50 команда, шул исәптән 500гә якын спортчы көч сынашты. Безнең район данын 11 көрәшче яклады. 60 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Борды авылыннан спорт остасы Дмитрий Левашов, 100 килограммлы көрәшчеләр...
-
Кече Шилнәдә Сәламәтлек көне үткәрделәр
Узган шимбәдә Кече Шилнә авыл җирлегендә Сәламәтлек көне үтте. Иртәнге сәгать 10га «Родина» мәдәният йорты янына чаңгычылар җыелды. Алар «Барыбыз да чаңгыга» дип исемләнгән ярышларда катнашты. Анда Кече Шилнә мәктәбе укучылары аеруча актив булды. Алар арасыннан җиңүчеләр дә билгеләнде. 1нче сыйныфлардан Данис Галиев, Диана Шаһивәлиева, 2нчеләрдән Вадим Ардюков, Дарья Фатеева,...
-
Тукай районы якташлар очрашуы
Апрель аенда районыбызга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тула. Тарихи күзлектән чыгып караганда, күп вакыт түгел. Әмма шул арада да никадәре үзгәрешләр, ачышлар, горурланырлык уңышлар, үзләрен эштә таныткан, исемнәрен алтын хәрефләр белән язарлык шәхесләребез булды. Шушы истәлекләрне барлау, район тарихына тагын бер тапкыр әйләнеп кайту максатында 19 мартта «Энергетик» мәдәният...