Тукай районы якташлар очрашуы
Апрель аенда районыбызга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тула. Тарихи күзлектән чыгып караганда, күп вакыт түгел. Әмма шул арада да никадәре үзгәрешләр, ачышлар, горурланырлык уңышлар, үзләрен эштә таныткан, исемнәрен алтын хәрефләр белән язарлык шәхесләребез булды. Шушы истәлекләрне барлау, район тарихына тагын бер тапкыр әйләнеп кайту максатында 19 мартта «Энергетик» мәдәният...
Апрель аенда районыбызга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тула. Тарихи күзлектән чыгып караганда, күп вакыт түгел. Әмма шул арада да никадәре үзгәрешләр, ачышлар, горурланырлык уңышлар, үзләрен эштә таныткан, исемнәрен алтын хәрефләр белән язарлык шәхесләребез булды. Шушы истәлекләрне барлау, район тарихына тагын бер тапкыр әйләнеп кайту максатында 19 мартта «Энергетик» мәдәният сараенда «Якташлар очрашуы» үткәрелә.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Шул әһәмиятле вакыйга уңаеннан сезгә мөрәҗәгать итәбез: район, авылыгыз тормышындагы истәлекле вакыйгалар, кызыклы шәхесләр турында язмаларыгыз, истәлеккә төрле елларда төшкән һәм тарихи әһәмияте булган фотоларыгыз булса, район мәдәният бүлеге (Kultura.Tuk@tatar.ru), «Якты юл» газетасы почтасына (yakti.ul76@gmail.com) язып җибәрә аласыз.
Белешмәләр өчен телефоннар: 70-13-42, 70-17-58, 70-16-86.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев