Яңалыклар
Көрәштә көчлеләр билгеле
Зәй шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган татар-башкорт милли көрәш буенча республика ярышлары булып узды. Барысы бергә ярышларда 50 команда, шул исәптән 500гә якын спортчы көч сынашты. Безнең район данын 11 көрәшче яклады. 60 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Борды авылыннан спорт остасы Дмитрий Левашов, 100 килограммлы көрәшчеләр...
Зәй шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган татар-башкорт милли көрәш буенча республика ярышлары булып узды. Барысы бергә ярышларда 50 команда, шул исәптән 500гә якын спортчы көч сынашты. Безнең район данын 11 көрәшче яклады. 60 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Борды авылыннан спорт остасы Дмитрий Левашов, 100 килограммлы көрәшчеләр арасында Түбән Суыксу авылыннан Рәиф Нигъмәтуллин һәм 130 килограммлы үлчәү категориясендә шулай ук Түбән Суыксудан Радик Воронай III урын алдылар. 130 килограммнан да артык үлчәү категориясендә Олы Шилнә авылыннан спорт остасы Вадим Уляшев белән 55 яшьтән дә өлкәнрәк ветераннар арасында көрәшеп, Кече Шилнә авылыннан спорт остасы Марс Гаффаров II урын яулап алдылар. Шулай ук көрәшчеләребез Роберт Шакиров, Илнар Мусин, Азат Сәрвәров, Владислав Адамов, Радик Ризванов район данын Татарстан күләмендә югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. 50 команда арасында район җыелма командасы 7нче урынны алды. Спортчыларны көрәшкә балалар спорт мәктәбе тренеры Тәнзил Хәмәдиев әзерләде, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев