Кече Шилнәдә Сәламәтлек көне үткәрделәр
Узган шимбәдә Кече Шилнә авыл җирлегендә Сәламәтлек көне үтте. Иртәнге сәгать 10га «Родина» мәдәният йорты янына чаңгычылар җыелды. Алар «Барыбыз да чаңгыга» дип исемләнгән ярышларда катнашты. Анда Кече Шилнә мәктәбе укучылары аеруча актив булды. Алар арасыннан җиңүчеләр дә билгеләнде. 1нче сыйныфлардан Данис Галиев, Диана Шаһивәлиева, 2нчеләрдән Вадим Ардюков, Дарья Фатеева,...
Узган шимбәдә Кече Шилнә авыл җирлегендә Сәламәтлек көне үтте. Иртәнге сәгать 10га «Родина» мәдәният йорты янына чаңгычылар җыелды. Алар «Барыбыз да чаңгыга» дип исемләнгән ярышларда катнашты. Анда Кече Шилнә мәктәбе укучылары аеруча актив булды. Алар арасыннан җиңүчеләр дә билгеләнде. 1нче сыйныфлардан Данис Галиев, Диана Шаһивәлиева, 2нчеләрдән Вадим Ардюков, Дарья Фатеева, 4-6 сыйныфлардан Тимур Халяев, Гүзәл Галимуллина, 7-11 сыйныфлардан Данил Евдокимов, Динара Шаһивәлиева иң җитез чаңгычылар булдылар. Шулай ук «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә мәктәп укучыларыннан калышмады. Нәтиҗәдә Кирилл Беспаловка беренче урын бирелде.
Өлкәннәрдән иң активлар дип Регина Мөгътәсимова, Алексей Беспалов, Лилия Садриева табылды. Шулай ук ветераннар советы рәисе Тәнвирә Герасимова да җиңүчеләр рәтендә булды.
Чаңгычылар ярышканда мәдәният йортында теннис, шахмат-шашка уеннары барды. Икенчесендә 10 сыйныф укучысы Айдар Сафиуллин беренчелекне алды. Шулай ук тамаша залында төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Наилә Исабаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев