27 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек бирә
Район больницасының физиодәвалау бүлеге шәфкать туташы Нәсиха Зыятдинова 40 елдан артык гомерен кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә багышлаган. Шуның 8 елын ул безнең район больницасында - тукайлыларны дәвалый. Аңа кадәр Түбән Кама ГЭСында сәламәтләндерү пункты мөдире булган. Куллары эшкә ятып тора, җитез хәрәкәтле һәм иң мөһиме - авыруларга игътибарлы ул. Шуңа...
-
Авыл җирлеге бинасы төзеләчәк, балалар бакчасын киңәйтү кирәк
Новотроицкое авылында халык җыены урта мәктәпнең актлар залында үтте. Чөнки биредә мәдәният йорты, инде җәй көне үк авария хәлендә дип табылып, ябылуга дучар булган иде. Нигездә, бинаның түбәсе бик нык искергән, аннан су үтә, электр үткәргечләр нык тузган. Бүгенгә мәдәният хезмәткәрләре мәктәпнең шушы залында шөгыльләнә. «Әлбәттә, мондый зур җирлектә мәдәният...
-
Боерганда мунча һәм җәйге өй янды
26 гыйнвар көнне төнге сәгать 1дә янгын сүндерүчеләргә Боерган авылында мунча януы турында хәбәр килә. Мунча бүрәнәдән була, шуңа күрә ул тулысынча янып бетә. Аның белән рәттән торган җәйге өйгә дә зыян килә. Ут барысы 24 квадрат метрлы мәйданны камап ала. Зыян күрүчеләр юк. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы...
-
Юлга хуҗа табуны сорадылар
Чәршәмбе көнне җыеннар Иштирәк авылында һәм Круглое Поле поселогында үтте. Җитәкчелек белән очрашуга ике җирлектә дә халык шактый килгән иде. Иштирәктә авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинаның чыгышыннан соң халык район хакимияте вәкилләренә үзләрен борчыган берничә сорауны җиткерде.
-
Авыл спорт залында актив тормыш кайный
Теләнче Тамак авылында мәктәп спорт залыннан тыш, мәдәният йорты каршында эшләп килүче авылның үз спорт залы бар. Әлеге залга авылның яше дә, карты да йөри. Әле күптән түгел, авыл халкын сөендереп, биредә юыну бүлмәсе, бәдрәф ясадылар, шулай ук бинаның икенче катында тренажер залы сафка басты.