Авыл җирлеге бинасы төзеләчәк, балалар бакчасын киңәйтү кирәк
Новотроицкое авылында халык җыены урта мәктәпнең актлар залында үтте. Чөнки биредә мәдәният йорты, инде җәй көне үк авария хәлендә дип табылып, ябылуга дучар булган иде. Нигездә, бинаның түбәсе бик нык искергән, аннан су үтә, электр үткәргечләр нык тузган. Бүгенгә мәдәният хезмәткәрләре мәктәпнең шушы залында шөгыльләнә. «Әлбәттә, мондый зур җирлектә мәдәният...
Искә төшерәбез, нык искергән өч йортта эшләүче балалар бакчасын биредә берничә ел элек урта мәктәп бинасына күчергәннәр иде. Анда тулысынча ремонт ясалды, сабыйлар өчен барлык шартлар тудырылды. «Ләкин бүген бу бүлмәләр дә кысан була башлады. Җирлек көннән-көн үсә, балалар да арта. Бакчага бүген 83 бала йөри, 82 бала чират көтә, җирлектә барысы мәктәпкәчә яшьтәге 230 бала исәпләнә, 2016 елда 39 сабый дөньяга килде. Өстәмә төркем ачмыйча проблемадан чыгу мөмкин түгел», - дип белдерде җыенда авыл җирлеге башлыгы Римма Волкова. «Бакчаны мәктәпкә күчергәндә проблеманың вакытлыча гына хәл ителүен без белдек. Аны киңәйтү мәсьәләсендә бүген тулы көченә эш бара. Моны яңа уку елына кадәр хәл итү мәҗбүри. «Балкыш» лагерен башка җирлеккә күчереп, ул урнашкан бинаны бакчага һәм башлангыч сыйныфларга бирергә дигән ният бар. Үзгәртеп төзү өчен якынча 9-10 млн сум акча кирәк», - дип, бу мәсьәләгә карата үз җавабын җиткерде район җитәкчесе.
Җирлектә тагын бер олы проблемаларның берсе - яңа урамнарны газлаштыру. Римма Волкованың әйтүенчә, Суровка, Новотроицкое һәм Күперле авылларында газ һәм су кертәсе 438 йорт бар. Бу 24 урам дигән сүз. Проект-смета документациясен эшләр өчен җирлек бюджетының гына көче җитми, дип белдерде Римма Рәис кызы. Шулай ук техник шартлар алырга кирәк. «Бушлай газлаштыру республикада инде өченче елын эшләми. Бер юл - лизинг программасында катнашу», - дип тәкъдим итте бу җәһәттән Васил Хаҗиев.
Римма Волкова үз чыгышында шулай ук юллар төзү, ремонтлау проблемаларына кагылды. Новотроицкоеның, Суровканың берничә урамында, Шөкрәледә, Күперледә иң начар участоклар - басу юллары барысы сигез километрны тәшкил итә. Бу урамнарга ашыгыч рәвештә юл төзү кирәк. Ремонтлыйсы юллар да байтак. Бүген ял паркын төзекләндерү, тротуарлар төзү, биш зиратка керү юллары ясау, яңа урамнарны яктырту, үзәк авыл белән беррәттән Күперледә дә авыл клубын ремонтлау көн кадагындагы эшләр булып тора.
Новотроицкоеда авыл җирлеге бинасы да авария хәлендә иде. Бәхеткә, республикада быел гына мондый биналар төзү буенча яңа программа эшли башлады һәм район анда катнашу мөмкинлеген тапты. Шулай итеп, бу төр объектларның беренчесе Новотроицкоеда сафка басар дип көтелә. 80 квадрат метрлы бина бүгенгесеннән ерак булмаган урында урнашачак. Инде подрядчы оешма билгеләнгән.
Шөкрәле авылында яшәүчеләрнең берсе авылда су җитмәү мәсьәләсен күтәрде. Җирлек башлыгының әйтүенчә, монда су башнясы нык тузган. Васил Хаҗиев бу мәсьәләне «Татарстан торак-коммуналь челтәрләре»нә контрольгә алырга кушты, урынга чыгарга ышандырды.
Новотроицкоедан соң халык белән очрашу Иске Дөреш авылында дәвам итте. Район җитәкчелегенә әзерләнгән сораулар биредә дә җирлекнең гомуми проблемаларына кагылышлы иде. Иске Дөрештән Сарман трассасына чыккач, юлның Яр Чаллыга китә торган ягына тукталыш павильоны куеп булмыймы, дип мөрәҗәгать итте алар. Чөнки күп кеше шәһәргә эшкә йөри, ә вахта автобуслары, рөхсәт ителми дип, туктамый китә. Таулы Дөреш тукталышына кадәр менү исә - бик ерак. Әлбәттә, павильон урнаштыру юл йөрүнең барлык кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Ләкин сорауны контрольгә алабыз, хәл итү юлын эзләрбез, дип ышандырды район башлыгы.
- Шулай ук Иске Дөрешнең Яшьләр урамына газ кереп бетмәгән, бу сорау да игътибарга алынсын иде, - дип тә мөрәҗәгать итте авыл халкы. - Шәхси йортларга керүче суүткәргечләрдә төзексезлекләр килеп чыкканда ТКХ оешмасыннан килеп эшләүче булсын иде, акчасын да түләр идек. Чөнки бу эшне үз белдегебез белән генә башкарып булмый, - диде алар.
Очрашуда халык актив булды, аларның сораулары җавапсыз калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев