26 декабрь 2016 яңалыклары
-
Иске Дөрештән Сөмбел Миннахметова: “Бер елны, безгә килгәч, сиздем Кыш бабай серен”
"Кыш Бабайга хат" бәйгесе инде ахырына якынлашты. Шулай да сезне редакциябезгә килгән тагын бер хат белән таныштырасыбыз килә. Аның эчтәлеге бик үзенчәлекле, укып карагыз әле. "Исәнме, Кыш бабай! Мин Иске Дөреш авылыннан Сөмбел Салават кызы Миннахметова. Бу шигыремне мин әтием истәлегенә багышлыйм . Без аны бик нык юксынабыз һәм сагынабыз....
-
Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде, дип хәбәр итә "Татр-информ". Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк" турында: "Без үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез" Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр...
-
Авиаһәлакәттә үлүчеләрне районда да бер минут тынлык белән искә алдылар
Кара Диңгез өстендә булган авиаһәлакәт белән бәйле рәвештә РФ Президенты Владимир Путин Россиядә матәм көне игълан итте. бүген илнең бар территориясендә дәюләт флаглары төшерелде, ял һәм мәдәният чаралары кичектерелде. Тукай районы хакимиятендә дә дүшәмбе киңәшмәсе матәм көне сәбәпле, бер минут тынлыктан башланды. Искә төшерәбез, Россия Оборона министрлыгының Ту-154 очкычы кичә...
-
«Татфондбанк» кертемчеләренең иминиятләштерелгән акчаларын бирә башладылар
Бүгеннән, 26 декабрьдән, банк-агентлар «Татфондбанк» кертемчеләренә акчаларын кайтара башладылар. Яр Чаллыда бу «Россия Саклык банкы» бүлекчәләренә тапшырылды. «Саклык банкы»ның ГЭС бистәсендә урнашкан офисында иртәннән үк кеше җыела башлады. Болгавырлык сизелми - халык бер-берсен ихтирам итә, сабыр гына үзенең чиратын көтә. Килеп керү белән банк консультантларыннан иминиятләштерелгән акчалар һәм аларны алу...