26 апрель 2017 яңалыклары
-
Радик Юлъякшин исеме дәреслекләргә кертелгән
4 нче сыйныфлар өчен башкорт теле дәреслегендә теманы мисаллар белән аңлату максатыннан, бүген эстраданың популяр җырчысы Радик Юлъякшин (сценик псевдонимы - Элвин Грей) исемен кертеп, җөмлә төзелгән. Дәреслекнең авторларының берсе - М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Мәрхәбә Дәүләтшина "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә дәреслек төзүдә ни сәбәпле бүген популяр...
-
Милләтләр дуслыгы – ил байлыгы, яки Татарча җырлаучы Африка егете Оливьерны күреп кайтуым турында
Узган шимбәдә башкалабыз Казанда «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан халыкларының III корылтае узды. Анда республиканың муниципаль районнарыннан һәм милли-мәдәният оешмаларыннан 700дән артык делегат, 300 кунак катнашты. Ун елга бер тапкыр гына үтә торган бу мәртәбәле чарада безнең районнан район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә сигез делегат барды. Съезд эшендә...
-
26 апрель – Чернобыль һәлакәтен искә алу көне
Бүген Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 31 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын...
-
Иске Дөрештә Тукай көнен билгеләп үттеләр
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, китапханә һәм мәдәният йортлары, гомумән, бөтен Татарстан, хәтта чит илләрдә яшәүче якташларыбыз да шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтәләр. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Иске Дөреш авылында әдәби-музыкаль кичә узды. Шигърият бәйрәме бик күп...
-
Район Советының XIV утырышы үтте
24 апрельдә Тукай муниципаль район Советының ундүртенче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, кеше хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, бала хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, Тукай районы якташлык...
-
Якташлар очрашуына рәхим итегез
27 апрель көнне 18 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Арча, Әтнә, Саба, Кукмара, Балтач районнары якташлары очраша. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+