Милләтләр дуслыгы – ил байлыгы, яки Татарча җырлаучы Африка егете Оливьерны күреп кайтуым турында
Узган шимбәдә башкалабыз Казанда «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан халыкларының III корылтае узды. Анда республиканың муниципаль районнарыннан һәм милли-мәдәният оешмаларыннан 700дән артык делегат, 300 кунак катнашты. Ун елга бер тапкыр гына үтә торган бу мәртәбәле чарада безнең районнан район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә сигез делегат барды. Съезд эшендә...
«Корстон» сәүдә һәм күңел ачу комплексында ул көнне аерым тантана мохите хөкем сөрде. Зур чарага делегатлар - Татарстаныбызда күпләп яшәүче рус, татар, чуваш, мари, мордва, удмурт, керәшен халкы вәкилләре, аз санлы азәрбайҗан, япон, казаклар, кореялылар, немецлар һәм башкалар килде. Биредә хәтта үзебезнең татар җырларын башкаручы Африка егете Оливьерны да очраттым. Ул социаль челтәрләр, матбугат чаралары аша безнең җырларны башкаруы, телебезне, йола, гадәтләребезне өйрәнергә омтылуы белән популярлык казанды. Оливьер эшлекле костюмнан булса, съездга килүчеләрнең күпчелеге күз явын алырлык милли киемнәрдән иде. Бу әлеге чарага эчтәлегенә туры килгән аерым тантаналылык өстәде.
Съезд Россия һәм Татарстан гимннары белән ачылды. Мәртәбәле форумда РФ Президенты Владимир Путинның котлавын РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов җиткерде.
Съездда этник мәдәният үсеше, гражданлык оешмаларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә белән мөнәсәбәтләре турында сүз барды. Чыгышларның һәммәсендә милләтара дуслык, татулыкның бик мөһим булуы әйтелде. Бу мәсьәләдә Татарстан үрнәге күп тапкырлар мактап телгә алынды. Бүген республикабызда 173 милләт вәкиле татулыкта гомер итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге җәһәттән: «Тынычлык, татулык булмаса, ил куәтле һәм бердәм була алмаячак», - диде.
- Без 90нчы елларда Татарстанда һәм Россиядә нинди аңлашылмаучанлыклар булуын хәтерлибез. Халыклар ассамблеясен булдырып, шундый система корып, дини структуралар белән мөнәсәбәтләрне җайга салып, иҗтимагый оешмаларны, республиканың абруйлы кешеләрен җәлеп итеп, тотрыклылыкны тәэмин итә алдык. Моңа Россия Президенты Владимир Путинның акыллы җитәкчелек итүе бәрабәренә дә ирешелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, шулай ук, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә булдырылган кануннарның да ролен билгеләп үтте.
Чыгыш ясаучыларның һәммәсе диярлек гаять буталчык 90 елларга әйләнеп кайтты. Татарстан халыклары съездында катнашкан Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатыйпов федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү турында килешү төзелгән, күп кенә четерекле мәсьәләләр буенча мөһим карарлар кабул ителгән елларны искә төшереп, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка төбәкләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен «Дагыстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» дигән орден белән бүләкләде.
Съезд бик дустанә, җылы мохиттә узды. Мәртәбәле трибунадан чыгыш ясаучылар да, залда утыручылар да бер фикердә: беренче съезд узган 1992 ел белән өченче съезд аралыгында Татарстанда милләтләр дуслыгын ныгытуга, һәр халыкның үз мәдәниятен, йолаларын саклау, үстерү юнәлешендә шартлар тудыру буенча бик күп эшләр эшләнгән. Әмма бу юнәлеш даими игътибарны таләп итә. Киләчәктә дә халыклар дуслыгын саклау, милли-мәдәни үсешкә ирешү төп бурыч булып тора.
Районыбыздан съезд делегаты, керәшен җәмгыяте җитәкчесе Михаил Мифодеевның бу чарадан алган тәэсирләрен сорадым.
- Миңа съездларның өчесендә дә катнашу бәхете насыйп булды. Милли-мәдәни элемтәләрнең үсүе, иҗади хезмәттәшлек ныгый баруы сизелә. Татарстанда һәр милләткә үз йөзен, телен саклау өчен шартлар тудырылуын үзебез дә күреп торабыз. Бу дәүләт тарафыннан алып барыла торган сәясәт. Ә менә мондый съездларның шундый югары дәрәҗәдә үткәрелүе халыклар дуслыгына илкүләм әһәмият бирелүен күрсәтә.
Инзилә Әхмәтгәрәева,
Татарстан халыкларының III съезды делегаты,
Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев