24 февраль 2016 яңалыклары
-
Яңа поселогында Ватанны саклаучылар көне уңаенннан “Могҗизалар кыры” уены узды (фото)
22- февраль кич Яңа поселогы китапханә бинасында , Ватанны саклаучылар көне уңаенннан ,Айгөл Габдрахманова тарафыннан оештырылган "Поле чудес "уены булып узды. Уенга күп кенә тамашачылар да килгән иде. Тамашачылар җыелганда, Гөлнара Хөсәенова Ватанны саклаучылар көненә махсус әзерләгән, Әҗмәкәй авыл җирлегенә кергән, хәрби хезмәттә булган берничә буын солдат фотоларыннан төзелгән презентация...
-
Якташлар очраша
27 февраль 16 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Менделеевск районында туган якташлар очраша. Сезне гаиләләрегез белән әлеге кичәгә көтеп калабыз. Менделеевск районыннан зур делегация килүе көтелә. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+
-
Президент Рәхмәте белдерелде
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Тукай муниципаль районының «Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Равил кызы Вилдановага, шулай ук Тукай муниципаль районының үзәк больницасы нурланыш диагностика бүлегенең флюорография кабинеты рентген-лаборанты Рушания Флекс кызы Шәйхразиевага Татарстан...
-
Тукай районы укучылары татар теле һәм әдәбияттан призлы урын яуладылар
Күзкәй авылыннан XI сыйныф укучысы Диана Мусина (укытучысы Нәзилә Абзалова) татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады. Шулай ук әлеге фәннән Мусабай-Завод мәктәбенең X сыйныф укучысы Рузилә Вәлиева да (укытучысы Лилия Вилданова) призлы урынга лаек булды. Татар теле фәненнән дә яхшы күрсәткечләр бар. Иске Абдул авылы мәктәбенең XI сыйныф...
-
Тукайлыларга мактаулы исемнәр бирелде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының аппарат Советы оештыру бүлеге башлыгы Рәисә Рәүф кызы Мостафинага «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Кама» җитештерү кооперативы баш агрономы Александр...
-
Фермерлар кошларны гаиләләре белән үстерәләр
Күптән түгел районга эшлекле сәфәре вакытында һәм актив җыелышында Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов фермер хуҗалыкларны һәм кече эшмәкәрлекне тагын да үстерү бурычын куйды. Шул уңайдан без берничә хуҗалыкта булып, фермерлар эшчәнлеге белән танышып кайттык. Әлеге язмабыз шул турыда.
-
Автомобиль салонында кыйммәтле әйберләр калдырмагыз
Февраль аенда район территориясендә йорт янында торган автомобиль салоннарыннан әйбер урлау очраклары ешайды. Соңгы көннәрдә андый фактлар Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Бәтке авылларында, Сосновый Бор поселогында теркәлде, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге. Урлаулар һәр очракта төнлә булган, җинаятьчеләр автомобильләрнең тәрәзәләрен ватып салонда калган кыйммәтле әйберләрне, документларны...
-
Яр буе территориясен төзекләндерү проектын кабат карыйлар
Район Советының дүртенче утырышында катнашкан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең ярдәмчесе Наталия Фишманга, су саклау зоналары елы кысаларында, Бәтке авыл җирлеге территориясенә кергән Кама яры буе полосасын төзекләндерү проектын кабат карарга кушкан иде. Узган атнада җомга көнне Наталия Фишман районга кабат килеп, яр буендагы әлеге территория белән танышты. Яр буе...