Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Фермерлар кошларны гаиләләре белән үстерәләр

Күптән түгел районга эшлекле сәфәре вакытында һәм актив җыелышында Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов фермер хуҗалыкларны һәм кече эшмәкәрлекне тагын да үстерү бурычын куйды. Шул уңайдан без берничә хуҗалыкта булып, фермерлар эшчәнлеге белән танышып кайттык. Әлеге язмабыз шул турыда.

Беренче юл салучылар

Үткән гасырның 90нчы елларында колхоз һәм совхозлар тарала башлагач, электәге терлек абзарлары бушап калды. Яз җитеп, көннәр җылыта башлауга, «Яр Чаллы» кошчылык фабрикасы янында чебиләр сатып алырга дип килгән кешеләрнең очсыз-кырыйсыз чираты тезелә иде. Шулай бервакыт чиратны киметү максатыннан фабрика директоры Мансур Заһидулла улы Хөснуллин цех башлыгы булып эшләүче туганы Зиннур Хөснуллинга «Инкубатор станциясе» кече предприятиясе төзәргә тәкъдим итә. Әҗмәкәй авылында инкубатор эшләп киткәч, хәл бераз җиңеләя. Әмма җитештерүне тагын да киңәйтү максатыннан 2007 елны чеби чыгаручылар элекеге «Чаллы» совхозының Шилнәбаш авылындагы бозаулар торагын сатып алып, идәннәрен алыштырып, түбәләрен ябып, җиһазлап, күпләп чебиләр асрарлык хәлгә китерәләр.

- Улларым Айрат, Илфат белән киңәшеп, абзарларны җылытып тәүлеклек чебиләрне карап үстерә башладык. Улларым икесе дә югары белемле. Айрат Казан ветеринария институтын тәмамлаган зоотехник, Илфат Кампины тәмамлады, җиһазлар буенча инженер-техник. Үзем Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегендә укып, күмәк хуҗалыкта һәм Чаллы кәгазь-катыргы комбинатында икътисадчы булып эшләдем, - дип таныштырды үзләре белән фермер Зөлфирә Хөснуллина. - Эшкә тәвәккәлләп алынгач, хуҗалыгыбыз шактый ныгыды, ел буе чебиләр үстереп сатабыз.

Йомгак кадәр чебиләрне 4 ай буе үстереп, тавык итеп сату зур тырышлык сорый. Былтыргы нәтиҗәләре белән танышам. Фермер хуҗалыгы халыкка 150 мең баш тавык саткан, шуның 100 мең башы бройлер тавыклары, 45 меңе үрдәк һәм башка кошлар. Әмма илнең бүгенге икътисадый тотырыксызлыгы фермерлар кесәсенә дә суга. «Без, - ди Зөлфирә Хөснуллина исәп-хисап ясап, - халыкка кошларны иске бәядән сатабыз. Ә бит бөртекле ашлык бәясе 2,5 тапкырга, азыкка өстәмә кушылмалар, дару бәяләре дә шактый артты». Шундый шартларда җитештерүне үстерү нык кыенлаша. Шулай да узган ел хуҗалык яңа кетәклек өчен компьютер белән идарә ителә торган, суын, азыгын тиешле күләмдә бирә торган миллионарча сумлык Германия җиһазлары сатып алган. «Аларны эшләтә башлагач, эшебез тагын да җиңеләя», - диләр фермер әгъзалары.

Хөснуллиннар алга карап эшлиләр. Тагын берничә абзарны төзекләндереп, файдаланасы бар. Кетәкләрне газ кертеп җылыту да көн үзәгендәге мәсьәлә. Моннан тыш трактор һәм башка техника сатып алырга исәпләре.

- Дәүләт программаларыннан файдаланасызмы? - дип сорыйм Зөлфирә Хөснуллинадан.

- Юк, без әҗәткә керергә уйламыйбыз. Бары узебезнең хәләл көчебезгә таянып эшлибез. Үз көчең белән булдырган мал бәрәкәтле бит ул, - дип тә өстәде.

Тәвәккәл таш ярыр

Бордыбаш авылы читендәге ташландык абзарлар, тимер-бетон каркаслар кайчандыр шунда хезмәт куйган терлекче авылдашларының күңелен бимазалап торды. Һәм менә узган ел көче-куәте ташып торган Алмаз Закиров дигән ир-ат килгәч, ферма янә җанлана башлады. Бабасы, танылган фермер, кошчылык буенча фәннәр кандидаты Наил Фәррәхов җитәкчелегендә Алмаз, югары белемле инженер-технолог, ташландык каралтыларны сатып алып, кошлар үрчетү белән шөгыльләнә башлаган. Былтыр бер абзарны төзекләндереп, идәненә калын итеп пычкы чүбе түшәп, инкубатордан яңа гына чыккан чебиләрне алып кайтып, карап үстерүгә тотынган. Бер абзарда йомырка сала торган тавыклар тоталар, икенче катында яшь чебиләр үстерәләр. Кетәкләр баллон газы белән җылытыла. Кетәктә кошларны биш кеше карый. Чебиләрне айлык итеп тә, зур итеп тә үстереп саталар. Шунысы кызыклы, тавыкларның Чехиядә киң таралган «Доминант» төрен җитештерәләр икән. Дөрес, әле яңа гына эш башланганда, күп эшләр кулдан башкарыла. Азыкны кул тегермәне белә тартып әзерлиләр. 4 мең баш күкәй сала торган тавыкларны 2 кошчы карый. Ә 35 мең чебигә бер кеше җитешә. Кошларны иртән һәм кич ашаталар, көн тәртибен төгәл үтәргә тырышалар.

- Быел фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәме кереп, тагын бер абзарны заманча кетәк итеп үзгәртеп, корырга исәплибез, - дип үзенең планнары белән уртаклаша яшь фермер Алмаз Закиров.

Күренеп тора, авыр һәм җаваплы эшкә алынган икән, ул аны ахырынача җиткерәчәк, чөнки акыллы һәм зирәк фермерлар тәҗрибәсенә таяна ул. Уңышлар насыйп булсын фермерлык эшеңдә, Алмаз.

Хәмит Мөхәммәтшин.

«Ханов» хуҗалыгының эшчәнлегенә Президент югары бәя бирде

Калинино авылында урнашкан «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген 1990 елда ук башлаган. Чаллыдан Түбән Суыксуга йөреп, инженер булып эшләүче Ринат Ханов, авылга күченеп кайтып, үзен бөтенләй яңа тармакта - терлекчелектә сынап карарга уйлый. Колхозның бер ташландык бинасын алып, моңа кадәр укытучы булып эшләгән хатыны Гөлнур белән эшкә тотына. Малларның төрлесен асрап карыйлар алар - сыер да, ат та, дуңгыз да тоталар. Соңгы 15 елда исә кош-корт үрчетү белән генә шөгыльләнәләр.

Калинино авылында бүгенге көндә «Ханов» хуҗалыгының биш фермасы бар. Соңгы икесен 2012 елда төзегәннәр. Барысы 9 млн 500 мең сумга төшкән бу торакларны салыр өчен гаилә фермалары программасы кысаларында бирелгән дәүләт ярдәме дә файдаланылган.

Тавык чебиләрен, үрдәк һәм каз бәбкәләрен алар бер тәүлеклек итеп сатып алалар. Чебешләрне Удмуртиядән, каз-үрдәкләрне Башкортстаннан кайтаралар. Тавыкларны 100-110 көнлек булганчы, каз һәм үрдәкләрне 15-20 тәүлеклек итеп үстереп саталар. Бүген Хановларның Татарстанда гына түгел, Россиянең башка регионнарында да үз сатып алучылары бар. Кошларны алар күпләп алып китәләр, сораган кешегә ваклап та бирәләр.

Кошчылык комплексларында Хановлар бүген хатыны Гөлнур ханым белән генә түгел, кызлары, кияүләре, оныклары белән күмәкләп эшлиләр. Шуның өстенә, тагын җиде кешене эш белән тәэмин итәләр. «Кызларыбыз кечкенәдән үк ял җитсә, каникуллар башланса, гел безнең янда авылда булдылар. Аннары кияүләр, оныклар тартылды. Чакырып, мәҗбүр итеп түгел, үзләре теләп эшлиләр», - ди Ринат Хәнифович.

Узган ел «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгында 232 мең баш кош үстереп сатылган, 3750 цн ит җитештерелгән, 22 млн сумнан артык табыш алынган. «Үз исәбебездән генә яшәп булмый, дәүләт кредитларыннан даими файдаланабыз», - ди фермер.

Эшчәнлекне тагын да киңәйтүгә килгәндә, узган көз Хановлар Биклән авылында өч терлекчелек торагы алып, аларны ремонтлаганнар. Узган җомгада анда барысы 25 мең баш беренче партия тәүлеклек чебешләр кайтарылган. Иртәгә, 25 февральдә, тагын 25 мең баш кош кайтыр дип көтелә. Әлеге өч ферманы Ринат Хәнифовичның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан оныгы Артур Мартемьянов үз исеменә рәсмиләштергән, ягъни үз фермер хуҗалыгын булдырган.

Районга сәфәре вакытында «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгының эшчәнлеге белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышкан иде. «Районыгызда эшмәкәрлек рухы сизелеп тора, биредә бик булдыклы кешеләр яши», - дигән бәяне дә ул нәкъ менә Ханов предприятиесендә булганнан соң бирде.

Лариса Васильева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев