22 февраль 2018 яңалыклары
-
Тукай районында ГТО нормалары тапшырдылар
Районда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестивале муниципаль этабы үтте. Фестивальдә төрле яшь категориясендә булган 140тан артык кеше катнашты, алар арасында мәгариф учреждениеләре, пенсионерлар, Тукай район үзәк дәваханәсе һ.б. район оешмалары хезмәткәрләре бар иде. Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында үткән беренче көн ярышларда катнашучылар түбәндәге...
-
Тукай районы Теләнче Тамак авылында Май чабу бәйрәме үтте
Теләнче Тамак авылында урнашкан Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче әби-бабайлар Май чабу бәрәмен түземсезләнеп көтеп алдылар. Аларга иң баштан бәйрәмнең йолалары, традицияләре турында сөйләнде. Өлкәннәребез бик тә кызыксынып әлеге бәйрәмдә беренче эш итеп кышны озату һәм язны чакыру традициясен, табигатьне ни рәвешле йокыдан уятып була - шул турыда...
-
Резеда Шәрәфиева Әнгам Атнабаевның "Килдеңме? - дип сорама" шигырен укый
Резеда Шәрәфиева Әнгам Атнабаевның "Килдеңме? - дип сорама" шигырен укый
-
Тукайлылар Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне - Армиянең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Анда Татарстанның барлык районнарыннан да делегатлар катнашты. Шул исәптән тукайлылар да Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Тукай районыннан тантаналы чарада башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад эшләре буенча урынбасары Ленар Авзалов, хәрби...
-
2017 елда Татарстан авылларында модульле 53 кибет төзелде
Авылларны кибетләр белән тәэмин итү буенча республика программасы узган елдан тормышка ашырыла башлады. 2017 елдан Татарстанда модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота. Программаны финанслауга 83,9 миллион сум юнәлтелде. 2017 елда бу акчаларга 30 авыл җирлегендә 53 кибет төзелде.
-
Бар шундый һөнәр – Ватанны саклау дип атала
23 февраль илебездә Ватанны саклаучылар көне итеп билгеләп үтелә. Бу көндә без Ватан өчен башларын салучыларны тирән хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алабыз. Әйтергә кирәк: бу бәйрәмгә быел 100 ел тула. 100 ел инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Россиядә элек-электән үк Ватанны...