Бар шундый һөнәр – Ватанны саклау дип атала
23 февраль илебездә Ватанны саклаучылар көне итеп билгеләп үтелә. Бу көндә без Ватан өчен башларын салучыларны тирән хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алабыз. Әйтергә кирәк: бу бәйрәмгә быел 100 ел тула. 100 ел инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Россиядә элек-электән үк Ватанны...
Районыбызда әлеге олы бәйрәмне, һәр елдагыча, зурлап үткәрәләр, шунысы сөенечле хәл. Авыл җирлекләрендә армиядә булып кайткан офицерлар, солдатлар белән очрашу, китапханәләрдә әңгәмәләр оештыру - күркәм традициягә әйләнеп бара. Моннан тыш армиягә озату кичәләрен дә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзерлиләр. Мәкаләмне дә «Офицеры» исемле кинофильмның герое әйткәнчә, «Бар шундый һөнәр - Ватанны саклау дип атала» («Есть такая профессия Родину защищать») сүзләре белән башлавым юкка түгел. Мәктәпләрдә, мәдәният учакларында булачак солдатларга бу турыда күп сөйләнелә. Бүгенге сүзебез дә армиядә хезмәттә булып кайткан кыю, батыр йөрәкле, шулай ук хезмәткә әзер булучы тәвәккәл райондашларыбыз турында.
Әле үткән елның октябрь аенда гына армиядә хезмәт итеп кайткан Теләнче Тамак авылы егете Инсаф Арсланов белән сөйләшеп алуым очраклы гына булмады. 2016 елда аны армиягә озату кичәсенә газетабызның журналисты барып, аның турында саллы гына материал әзерләгән иде. Инсафның исән-сау әйләнеп кайтуы турындагы хәбәрне социаль челтәрләр аша укып белдем. Һәм менә, 23 февраль бәйрәме уңаеннан, аның турында тагын бер тапкыр язып китәргә форсат туды.
- Мин Мәскәү өлкәсе, Калининец поселогы, 1нче гвардия мотоукчылар полкы, 2нче гвардия мотоукчылар дивизиясе, атучылар (снайперлар) ротасында хезмәт иттем. 2016 елның 18 октябрендә авылдаш егет Риназ Сәхапов белән бергә киттек, бергә бер ротага эләктек. Хезмәт итеп кайтуымнан бер дә үкенмим, армиянең егет кеше өчен бик кирәк булуын авыз тутырып әйтә алам. Моннан син чын ир-егет булып кайтасың, тормышка да башкачарак карый башлыйсың, алдыңа куелган максатка ирешү өчен бөтен зиһен сәләтеңне эшкә җигеп эшләргә өйрәнәсең. Безнең рота һәрдаим хәрби әзерлек үтеп торды, егетләр белән атнасына икешәр тапкыр снайпер мылтыгыннан ата идек. Аннары армиядә бик күп дуслар таптым. Алар белән аралашабыз. Әле 2 атна элек кенә бергә хезмәт иткән дус егет янына Әгерҗегә барып кайттым. «Служаклар» белән социаль челтәрләр аша да аралашабыз, шалтыратышып та торабыз. Аллага шөкер, армиядән кайту белән элекке эшемә кире чакырдылар. Хәзер Яр Чаллының бер оешмасында эшләп йөрим, хезмәттән бер дә зарланмыйм, - дип сөйләде миңа бик ачылып Инсаф.
Аның белән бергә бер көнне Теләнче Тамак авылыннан Риназ Сәхапов та армиягә хезмәт итәргә китүен әйтеп үттем. Шунысы куандыра: Риназны көтеп, «ВКонтакте» социаль челтәрендә махсус төркем оешты, анда аның дуслары, әнисе, туганнары көн саен диярлек язып тордылар. Аеруча да кайгырганы Риназның әнисе - Дилүсә Сәхапова булды. Аның белән дә сөйләшеп алуны кирәк дип таптым.
- Улым Калининец поселыгында снайперлар ротасында хезмәт итте. Хәрби хезмәт вакытында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Армиягә киткәнче физик яктан бик нык әзерләнгән булгач, хезмәт итүе дә җиңел булды аңа. Мәктәптә укыган елларда көрәш белән шөгыльләнде, футбол, хоккей уйнады, тизлеккә бик җитез йөгерде. Әни буларак, армиядә хезмәт иткән улымны көтүе, әлбәттә, бик авыр булды. Аның өчен борчылу, кайгыру дисеңме, исән-сау хезмәт итеп кайтсын дип, төн йокыларыңның качуы дисеңме - барысы да булды. Үзем белән бергә газиз улыбызны аның әтисе, ике энекәше һәм кечкенә сеңлесе дә бик нык сагынып көттеләр. Улыбызны зурлап озату кичәсен үткәрдек, каршылавын да олы иттек. Зур, мул табын артына Риназның туганнары, күршеләр, дуслары җыелды. Ул кайткан көнне табигать тә минем белән бергә сөенгән күк булды, шул хәтле матур, кояшлы, җылы көзге көн иде. Хәзер, Аллага шөкер, барысы да үз урынында. Риназ армиядән кайткач, тиз арада эш ягын кайгыртты. Бүгенгесе көндә Теләнче Тамак авылында урнашкан янгын сүндерү постында янгын сүндерүче булып хезмәт итә. Эшен бик ярата, хезмәттәшләрен хөрмәт итә, коллективлары дус һәм тату, - дип фикерләре белән уртаклашты Дилүсә Сәхапова.
Хезмәт итеп кайткан, армия сүзеннән курыкмаган егетләргә «Афәрин, булдырдыгыз, сез чын ир-атлар - чын Ватанны саклаучылар дип әйтәсе килә». Алга таба да йөзләргә кызыллык китермичә, Ватанның тугры, батыр йөрәкле уллары булуыгызны теләп калабыз.
Гөлия Ибатуллина.
Хәзерге вакытта Россиянең Кораллы Көчләрендә 82 райондашыбыз хезмәт итә, шуларның 37се икенче гвардия мотоукчы дивизиясендә. Әлеге часть Мәскәү өлкәсендәге Калининец җирлегендә урнашкан һәм Тукай район администрациясе тарафыннан шефлыкка алынган. Район хәрби комиссариатының чакырылыш бүлекчәсе башлыгы Игорь Пасечников әйтүенчә, елына ике тапкыр район җитәкчеләре, хәрби комиссариат башлыгы, ата-аналар бу частьтә хезмәт итүче егетләребез янына баралар, андагы шартларны үз күзләре белән күреп кайталар. Соңгы тапкыр Калининецка район вәкилләре 2017 елның ноябрендә барган. Биредә хәрби хезмәт итү шартлары югары дәрәҗәдә оештырылган, дип билгели Игорь Васильевич, ләкин бу частькә эләгү өчен билгеле таләпләргә туры килергә кирәк. «Тулаем алганда, ата-аналар армия сафларында хезмәт итүче уллары өчен борчылмаса да була, чөнки күпчелек очракта хезмәт итү шартлары зарланырлык түгел», - дип ышандырды Игорь Пасечников.
Илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итүче егетләребез сынатмый, аларны уңай яктан гына бәялиләр, дип белдерде Игорь Пасечников. Балаларын яхшы тәрбияләгән өчен ата-аналарга Рәхмәт хатлары килеп тора. Кече Шилнә авылыннан Хәмдия Самаркинага да күптән түгел шундый хат тапшырылган. Аның улы Артур Самаркин 2017 елның 8 ноябрендә армиягә китә, бүген ул Севастополь өлкәсендә хезмәт итә. «Улым белән горурланам. Өч ай хезмәт итү дәвамында ул үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән, мине зурлап, сәхнәгә чыгарып, барлык халык алдында хәрби комиссариат исеменнән Рәхмәт хаты тапшыргач, бик сөендем», - ди Хәмдия Ирек кызы. Артур үзе дә хәрби хезмәткә күнеккән: «Мин диңгез пехотасын авиация белән тәэмин итү гаскәрләрендә хезмәт итәм. Беренче көннәрне йокы туймады, еш кына төнлә уянырга туры килде, тәүлек буена постларда торган чаклар булды. Хәзер өйрәндек, иртән җиденче яртыда торабыз, зарядка ясыйбыз, 3-5 километр йөгереп килгәч, иртәнге ашка барабыз. Безне яхшы ашаталар. Миңа барысы да ошый, күп нәрсәгә өйрәндем, чыныктым».
Данил Шергин Ильбухтино авылыннан 2017 елның 22 ноябрендә армия сафларына чакырылган. Ул Симферополь районында Кара диңгез флотының Яр буе саклау гаскәрләрендә хезмәт итә. «Кайбер ата-аналар балаларын армиягә җибәрмәскә тырышалар, - дип сөйли Данилның әнисе Полина Пономарева. - Минемчә, сәламәт ир-егет өчен хәрби хезмәт файдага гына була. Алар ныгып, акылга утырып кайталар. Данил бик кызыксынучан, хезмәт итү дәвамында күп нәрсәгә өйрәнер дип уйлыйм».
Данил үзе дә шул ук фикердә: «Мин биредә үз көчеңә ышанып яшәргә кирәклеген аңладым, дисциплинага өйрәндем. Һәрбер кылган гамәлнең нәтиҗәсе бар, уйламыйча башкарсаң, чираттан тыш нарядка эләгү дә ихтимал. Армиядә мораль һәм физик яктан көчле булырга кирәк. Тауларга чыгабыз, альпинизмны үзләштерәбез. Озакламый Җиңү бәйрәменә багышланган парадта катнашу өчен әзерләнә башлыйбыз.
Махсус спорт белән шөгыльләнмәсәм дә, тормыш мине физик яктан чыныктырды, армиягә киткәнче фабрикада эшләдем, авылда да эш җитәрлек, йорт салабыз. Авырлыклардан курыкмыйм, бәлки шуңа да армиядәге яңа көн тәртибенә тиз күнектем. Иртәнге сәгать биштә торабыз. Көне буе диярлек, тәүлегенә 17 сәгать бронежилет киеп, автомат күтәреп йөрибез. Туклыклы һәм тәмле ашаталар, бүген, мәсәлән, төшке ашка солянка, бәрәңге белән балык, сок бирделәр.
Армиядә яңа мохит, башка төрле тормыш, биредә дөньяга караш тулысынча үзгәрә. Беркем дә сине көйләп йөрмиячәк. Китель тегүдән башлап, полигоннардагы махсус өйрәнүләргә кадәр барлык эш тәрбия көченә ия, көн дә син сынау үтәсең. «Әни», «әти», «якын дус», «вакыт» сүзләренең төп мәгънәсенә төшенә башлыйсың. Өйдәгечә алмага тоз сибеп, яисә сырны балга манчып ашауның тәмен сагынасың... Армиядә хезмәт итү көндәлек тормышның, туганнарның, дусларның кадерен белергә өйрәтә. Газета аркылы туганнарыма, якын дустым Ригина Фәизовага, барлык мине белгән кешеләргә сәламнәремне җиткерәм.
Егетләргә армиягә бару үз-үзеңне чыныктыру өчен кирәк дип саныйм, безнең 12676 номерлы частькә эләксәгез, һич үкенмәссез», - диде Данил Шергин.
Яшь тукайлылар арасында армия сафларында хезмәт итәргә теләүчеләр булуы да бик сөенечле хәл. Комсомолец поселогында яшәүче Дмитрий Кузнецов мәктәпне тәмамлау белән армиягә китәргә теләгән, ләкин әти-әнисе сүзенә колак салып, югары уку йортына кергән. Яр Чаллыдагы КФУ филиалында юридик белем алган. Хәзер исә язгы кампания башлану белән армиягә китәргә ниятли. Сәламәтлеге буенча А1 категориясенә кергән Дмитрийга Мәскәүдәге Президент полкында хезмәт итәргә тәкъдим итәләр, ләкин аның теләге хәрби һава-десанты гаскәрләренә эләгү. Дмитрийның әнисе Фәридә Фәритовна мәктәптә укытучы булып эшли, әтисе Сергей Петровичның хезмәте армия белән бәйле, төрле төбәкләрдәге хәрби частьләрдә «КамАЗ» машиналарын ремонтлый. Хәрби комиссариатның чакырылыш бүлекчәсе башлыгы Игорь Пасечников әйтүенчә, язгы чакырылу 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк, план буенча районыбыздан 40ка якын егет армия сафларына чакырылачак.
Гөлназ Таипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев