Рөстәм Миңнеханов яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү эшен көчәйтергә кушты
Татарстанда яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар катнашында дроперлык, мошенниклык һәм экстремизм очраклары арту сәбәпле, профилактик эшне көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.