Татарстанда 2 ноябрьдә +9 градуска кадәр җылытачак
Дүшәмбе, 2 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем фаразланмый, әмма иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.