Китаплар дөньясының үз кешесе
Китапханәче һөнәре — гади китап саклаучы гына түгел. Безнең «Люди в кадре» дигән видеопроектыбыз кысаларында иҗат төркемебез Шилнәбаш авыл китапханәсенә юл тотты. Максатыбыз — әлеге рухият учагының мөдире Гөлнара Шәмгун кызы Садыйкованың хезмәтен эчтән күрсәтү иде. Без килгән чакта китапханә гөрләп тора — балалар чираттагы мастер-класска җыелган иде. Иҗат төркемебез дә читтә калмады: балалар белән бергә өстәл артына утырып, кәгазьдән ак торналар ясадык. Гөлнара Шәмгуновна аңлатуынча, бу истәлекле бүләкләр махсус хәрби операция зонасына, хәрбиләребезнең рухын күтәрү өчен җибәреләчәк. Моңа өстәп, Шилнәбаш халкы үзләре җыйган хуш исле үлән чәйләрен һәм Закировлар умарталыгыннан алынган табигый балны да посылкаларга салачак.