Татарстанда 19 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде
Татарстанда гошер сәдакасын җыю буенча традицион хәйрия кампаниясе башланды. 19 сентябрьдә республика мәчетләрендә бакча уңышыннан өлеш кертүчеләрдән яшелчә, җиләк-җимеш һәм бал кабул ителәчәк, ә җыелган азык-төлек мохтаҗларга таратылачак.