Тукай районы фронтка 51нче гуманитар конвой юллады
Татарстан Республикасы көнендә Тукай районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы, 51нче партиясен озату тантанасы узды. Әлеге чара республика һәм район җитәкчелеген, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм Тукай районының йөзләгән битараф булмаган кешесен берләштерде.