Балачак – гомергә истә калачак
1 июнь - балаларны яклау көне. Шушы уңайдан Бәтке авыл җирлегенең «Яшел утрау» исемендәге ял паркында: район хакимияте, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге, район мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар, аларның ата-аналары һәм дәүәти-дәүәниләре өчен күңел түрендә матур хатирә булып сакланырлык бәйрәм чарасы оештырды. Шунысы сөенечле, паркта алма төшәрлек тә урын юк иде. Олысы-кечесе бирегә агылды.