Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзе кыю, көчле һәм тәвәккәл

Хатын-кызларны формада еш күрергә мөмкин түгел, хәрби, хокук саклау органнары хезмәте гасырлар дәвамында иратлар һөнәре дип саналган. Ләкин матур затларның кыю һәм батыр вәкилләре бар, алар иратлар белән беррәттән хезмәт итәләр, алардан калышмыйлар, ә кайвакыт өстен дә булалар. Бүген безнең хикәябез Чаллы суд приставлары махсус бүлекчәсе эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча кече суд приставы Равилә Шәйхиева турында.

Әлбәттә, беренче игътибар кешенең тышкы кыяфәтенә төшә. Үзен матур тотышы, зифа буе, килешеп торган кием – менә нинди күркәм сыйфатлар безнең героиня-ны аерып тора. Беренче карашка гади генә булып күренгән, гүзәл затның кулында резина таяк ПР – 54, газ баллончыгы һәм башка кораллар бар.

Ләкин болар барысы да тышкы атрибутлар. Ә форма артында көчле характерлы һәм нык, чыдамлы һәм кыю, максатчан эш итүче, тәвәккәл хатын яшеренгән.

Мин Бәткедә тудым. Әтием Фиргат Әхәт улы «Ворошиловский» совхозында яшелчәчеләр бригадиры булып эшләде, әнием Раилә Кашиф кызы шул ук хуҗалыкта агроном иде. Кыскасы, дәүләт хезмәтенә бернинди дә катнашы булмаган җир кешеләре булдылар. Тугызынчы сыйныфтансоң без игезәк сеңлем Рамилә белән авылыбызда һөнәри лицей тәмамладык, тегүче һөнәрен алдык. Дөресен генә әйткәндә, минем кул эшләрен яратуым беркайчан да булмады, әмма форманы үз фигурама һәрвакыт җентекләп туры китерә алам, бу эшне беркемгә дә ышанып тапшырмыйм, – дип елмаеп сөйли Равилә Шәйхиева.

Сер шунда ки, әтисе үлгәч, әнисе балаларын үзеннән ерак җибәрәсе килмәгән. “Кайда тугансыз, шунда кирәклесез», – дип әйткән. Ә Равилә юрист булырга, форма һәм погоннар кияргә хыялланган.

- Белем алу өчен, Рамилә белән без ерак Лаешка киттек. Дөрес, игезәк туганым минем омтылышымны бер дә уртаклашмады, икътисад факультетына укырга китте. Ул бүген «Агоросила»да сайлаган һөнәре буенча эшли. Кайчакта безне хәтта бутадылар да. Хәзер аерылып торабыз, үзгәрдек. Хезмәтебездә ял итәргә ярамый, мин атнага ике тапкыр спорт залында шөгыльләнәм, татлы ризык, камыр ашларын ашамаска тырышам. Чөнки һәр ярты ел саен һөнәри яраклылык имтиханнарын тапшырырга кирәк, мин һәрвакыт формада булырга тиешмен, – дип уртаклашты безнең белән ул.

Лаеш техникумы турында Равилә Шәйхиева иң җылы сүзләр белән искә ала, аның формалашуында дәүләт хокукы теориясе буенча укытучы, төркем җитәкчесе Вадим Алексеевич Тепляков зур роль уйнады, дип саный. Кулга документын алгач, дипломлы юрист туган районына эшкә кайта.

- 2000 елның 28 ноябрендә мине Тукай РОВД тикшерүчесенең ярдәмчесеитеп билгеләделәр. Ярты елдан соң тикшерүче буларак расландым. Полициядә хезмәт иткәндә, кече лейтенант исеме бирелә. Хәтерлим, минем беренче офицер дәрәҗәсенә әнием бик шатланды. «Безнең нәселдә әлегә кадәр гади солдатлар гына булган, кызым, горурлыгыбыз», – дип еш сөйли ул. Параллель рәвештә мин югары юридик белемне Кама институтында алдым. Рәхмәт сүзләре белән криминалистика укытучысы Эльвира Анаровна Харисованы искә алам, ул безнең РОВДда эксперт-криминалистик бүлеге начальнигы булып эшләгән. Шуңа күрә теоретик белемнәрне мин аның җитәкчелегендә практикада кулландым, - дип сөйләде Равилә Фиргатовна.

Хезмәт елларында өлкән лейтенант Шәйхиева «Һөнәре буенча иң яхшысы» медале, күп санлы грамоталар белән бүләкләнә. Тикшерүче буларак ул гомуми юнәлештәге җинаять эшләрен тикшерү белән шөгыльләнә, алар арасында: урлау, талау, тән җәрәхәтләре салу.

- Мин бу вазифада 10 елдан артык эшләдем. Нормасыз эш көне, тәүлек буе кизү тору, рейдлар, барысын да санап бетереп булмый. Ә күптән түгел мин урамда 20 ел элек шәхси хуҗалыктан кош урлаган өчен хөкем ителгән кешене очраттым. Ул мине таныды һәм мин аны. Әгәр дә сез мине «тотмасагыз», бәлки, бүген монда очратмас идегез. Вакытында туктаттыгыз, – дип намус белән таныды ир. Берникадәр вакыт мин органнарда эшләмәдем. Бу вакыт никах, бала туу, аны карау белән бәйле булган. Ирем хатынының погонлы форма киюен теләмәде. Шулай итеп, мин якынча 6 ел хезмәттән читтә булдым. Ләкин соңыннан һөнәрне ярату өстенлек алды, Мин Тукай Җәмәгать судына канцелярия мөдире булып эшкә урнаштым. Яхшы хезмәт өчен 2018 елда мине Республика Юстиция министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр, - ди Равилә.

Менә инде өч ел Равилә Шәйхиева суд приставлары хезмәтендә эшли, хәзерге вакытта ул Тукай район суды бинасында үткәрү режимы өчен җаваплы, бинада иминлекне тәэмин итә, алиментлар, штрафлар, кредитлар һәм салымнар буенча бурычлы кешеләрне суд приставларына китерә, шулай ук вазифаи затларның иминлеге өчен җавап бирә.

Бу җаваплы хезмәтне ул хезмәттәшләре белән бергә башкара. Президент полкында күптән түгел генә хезмәттән кайткан сержант Данил Елькин, хокук тәртибе органнарының тәҗрибәле хезмәткәре Радик Шәрипов – аның тырыш хезмәттәшләре.

Сменаның өлкән хезмәткәре Руслан Хисамов билгеләп үткәнчә, биредә эшләү билгеле бер кыенлыклар белән бәйле, һәм приставлар хезмәтенә эшкә урнашу җиңел түгел, күп төрле имтиханнар, медицина һәм башка комиссияләр узарга кирәк. Кече лейтенант Шәйхиева батырлык һәм намус белән үз хезмәтен башкара, яшь хезмәткәрләр өчен үрнәк булып тора, күп тапкырлар кимчелексез хезмәте өчен бүләкләнә, «Һөнәре буенча иң яхшы хезмәткәр» билгесе белән бүләкләнә.

Вакыт үтә. Равилә Шәйхиева үзе яшь буынга остаз булып тора, яңа гына эшкә килүчеләргә авырхезмәтнең нигезләрен өйрәтә, эчке кыюлыгы, зур ихтыяр көче һәм җаваплылык хисе булган кызларга хокук саклау органнарына эшкә барырга чын күңелдән киңәш итә.

Безнең хикәянең герое үзенең остазы, запастагы офицер Иван Удовенко турында зур җылылык белән сөйләде. Ул хәзер пенсиядә, әмма элекеге хезмәттәшләре белән гел аралашып тора.

-Без кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, Конституцияне саклыйбыз. Шуңа күрә беркайчан да йомшаклык һәм куркаклык күрсәтергә ярамый. Безгә тирә - юньдәгеләр өметләнә, – диде Иван Георгиевич. Бу сүзләр эшнең нигезе булып тора, дип саный Равилә Фиргатовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев