Картаямыни соң йөрәк
Районыбызда олы яшьтә булуга карамастан спортны, физкультураны үз итеп яшәүче ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз шактый. Алар тормыштан тәм, ямь табып төрле ярышларда катнашалар, активлык күрсәтәләр. Әле узган атнада гына районыбызның Түбән Суыксу авылының «Алга» спорт залында өлкән буын кешеләре арасында Тукай районы Спартакиадасы булып узды. Анда авыл җирлекләреннән барлыгы 22 команда, 130дан артык спортчы көч сынашты.