Тозлы кәбестә ашагыз!
Диетологлар язын иммунитетны ничек ныгытырга кирәклеген өйрәтә. Иммунитетны саклауда витаминнар беренче ярдәмче булып тора. Шул ук вакытта иң күп С витамины цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестәдә һәм болгар борычында була икән. “Күпләр цитруслылар — С витамины буенча чемпион, дип саный. Чынлыкта бу алай түгел, болгар борычында, яки тозлы кәбестәдә С витамины шактый күбрәк.