Ун балалы гаилә. Унысы да уңганнар – җырчы да гармунчы
Телевизордан әледән-әле ишле балалы гаиләләрне күрсәтәләр. Андыйлар элек тә бар иде безнең кечкенә генә Оргыды авылында. Мин 10 балалы Исламовлар гаиләсен яхшы беләм. Балалары бик эшчән, әти-әниләренә һәр эштә булышып үстеләр. Басуда чөгендер эшкәрттеләр, болында печән чаптылар, урманда утын кистеләр. Моннан тыш җыр-биюгә бик һәвәс иделәр.