Игелек орлыклары чәчеп калдырды
Шушы көннәрдә кадерле дустыбыз, кордашыбыз, күп кешеләрнең остазы Мөсәвир Хаҗи улы Шәриповны соңгы юлга озаттык.
«Ул нинди кеше иде?» - дип сораучыларга эчке һәм тышкы дөньясы искиткеч бай, һәрьяктан мөкәммәл кеше иде, диясе килә. Ул бөтен рухи байлыгын, гыйлемен, күңел җылысын, гомерен чын кеше тәрбияләүгә, аны һөнәрле итүгә багышлады. Меңнәрчә яшьләр остаз кулыннан тормышка юллама алып, намуслы хезмәт итәргә вәгъдә иттеләр. Уйласаң, кеше тормышында моннан да югарырак вакыйга бармы икән? Юктыр, мөгаен.
Шулкадәр зур һәм мөкатдәс эш башкаруга карамастан, Мөсәвир тормышта һәрвакыт гади, тиз аралашучан мөлаем, җитди, пөхтә һәм төгәл кеше иде. Без, бер төркем ветераннар, гадәттә элеккеге район башлыгы җитәкләгәнгә Кормашев төркеме дип йөрттеләр, хуҗалыкларга очрашуларга барып, эш барышы белән танышып, аралашып йөрдек. Шунда Мөсәвир дус, мин аны рәсми җитәкче итеп күрергә гадәтләнгән, шагыйрь Һади Такташның «Җир уллары трагедиясе»ннән өзекләр сөйләп, төп геройлары Кабил белән Һабил арасындагы мөнәсәбәтләр турында үз фикерләрен әйтеп, гаҗәпкә калдырды. Мин Мөсәвирне шулчакта «тимер атлар» турында гына түгел, кеше җаны, рухы турында да уйлый торган җитәкче итеп таныдым һәм ялгышмадым. Кайчагында очрашуда ялкынланып сөйләүдән туктаган арада кулына гармун алып, берәр халык көен суза, кемдер «Картаямени соң йөрәк?» җырын башлый.
Мондый истәлекле күңелле очрашулар яңа гына булган кебек күңелдә яңара. Техника паркына керүгә, механизаторлар укытучылары Мөсәвирне сырып ала, ничәмә ел үтүгә карамастан, һәркемгә исеме белән эндәшеп, кызыклы, маҗаралы хәлне искә төшереп, көлдереп ала, егетләренә уңышлар теләп кайтыр юлга кузгалабыз.
Хәер, кайсы гына хуҗалыкта булмасын, механизатордан: «Кайда укыдың?» - дип сорасаң: «Чаллыда. Мөсәвир абый училищесында», - дигән җавапны ишетә идем. Бу исә дәрәҗәле уку йорты, сыйфатлы кадр, дигән сүз. Чыннан да, Чаллы һөнәри-техник училище, соңга таба агролицей тирә-якта иң абруйлы уку йорты иде. Мөсәвир Хаҗи улы анда 50 елга якын педагог, директор урынбасары һәм директор булып эшләде. Кызы Әлфия: «Әтием үз-үзенә һәм педагогларга таләпчән, вакыт белән исәпләшмичә янып эшләде. Аның 200 кешелек коллективы 2 мең чамасы балага ныклы белем һәм хезмәт тәрбиясе бирергә, үзләре сайлаган һөнәргә тугрылыклы булырга өйрәтте», - дип сөйләде.
Без иген басуларында, теплицаларда, фермаларда тырыш хезмәтләре белән танылган эшчеләрнең һөнәри осталыкка өйрәткән укытучыларына, беренче чиратта Мөсәвир Шәриповка мең рәхмәтле булуларын ишетәбез. Моны шәхсән заманында кукуруз игү остасы, югары уңышлары белән ил күләмендә танылган Иске Җирекле авылы механизаторы Иван Ульяновтан да, «Татарстан» бистәсенең атаклы тракторчысы, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Әсхәт Мифтаховтан да ишеттем. Алар остазлары Мөсәвир Шәрипов белән горурланалар, чын тәрбияче һәм киңәшче дип саныйлар. Тумыштан килгән оештыру сәләте хезмәт дәверендә чарланды, алдында торган шактый киртәләрне җимерергә ярдәм итте. 70нче еллар башында КамАЗ төзелеше киңәйгәндә, Чаллыдагы кайбер түрәләр «безгә авыл механизаторлары училищесы кирәкми, төзелеш кадрлары әзерли торган уку йорты кирәк» дигән тәкъдим белән югарыгы оешмаларга мөрәҗәгать итәләр. Шул чакта Мөсәвир Шәрипов укырга теләүчеләр гаризалары кенәгәсен күтәреп, «Камгэсэнергострой» идарәсе башлыгы Евгений Никонорович Батенчук янына китә. Башлыкның вакыты бик аз булса да, Шәриповның дәлилле һәм нигезле тәкъдимнәрен тыңлап кабул итә. «Сез безнең базаны ныгытасыз, без кадрлар әзерләп бирәбез». Хуҗалар кул бирешеп эшли башлыйлар. Училище экскаваторчылар, скреперчылар, бульдозерчылар, кранчылар, буяучы-шомартучылар әзерли башлый. Бу белгечләр У. Наурбиев, Р. Җәләев, В. Мәүликов бригаларында матур эш нәтиҗәләре күрсәттеләр. Шулай итеп, училище төзелешкә ел саен берничә йөз белгечләр әзерләп бирә иде. Шул чактагы «Камгэсэнергострой» идарәсе белән башланган дуслык соңга таба да дәвам итте. Училище бинасы су басу зонасына эләккәч, Мөсәвир Хаҗи улы Мәләкәс елгасы буенда яңа урында заманча яңа типтагы уку бинасы салуга иреште. Анда укучыларга бөтен шартлар тудырылган иде. Ул республикабызда укыту һәм тәрбия ягыннан үрнәк уку йортларыннан саналды. Биредә һөнәри белем бирү буенча төрле семинарлар үткәрелде. РСФСРның һөнәри-техник белем бирү буенча атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары иясе Мөсәвир Шәриповның укыту-тәрбия эшендәге тәҗрибәсен өйрәнергә күп төбәкләрдән, шул исәптән Казаннан да мөгаллимнәр еш киләләр иде. Ул үзенең бай тәҗрибәсен юмарт өләште. Кешеләр күңеленә игелек орлыкларын мул чәчте. Алар буыннан-буынга мул шытымнары белән сөендерер. Ни гаҗәп, ул укыткан, салган бина бүгенге вәзгыятьтә кирәксезгә әйләнеп сүтелгән булса да, М. Шәриповның игелекле гамәлләре кешеләр күңелендә якты нур, дөньяда яшәү рәвеше булып балкып торыр, иншалла.
Хәмит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев