«Безнең бурыч – һәр кеше белән уртак тел табып, үзеңнең вазифаңны төгәл башкару», – ди сан алучы Гүзәлия Попова
Инде хәбәр иткәнебезчә, авылдагы демографик хәл, халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең төзелеше һәм шул җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт, машина һәм техник җиһазлар һәм башкалар турында мәгълүмат туплау максатыннан 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия күләмендә авыл хуҗалыгында сан алу бара.