20 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чын балны ничек танырга – белгеч киңәшләре
Соңгы вакытта базарда халыкта "кытай балы" дип йөртелүче ясалма баллар күренә башлады. Татарстан умартачылары моңа каршы чыкса да, кызганычка каршы, төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр кушылган бу сыекчаларны сатудан туктамыйлар. Лабораториядә тикшергәннән соң, бу сыекчада бары пальма мае һәм желатин барлыгы ачыкланган. "Кура җиләге", "ылыслы" дип аталган һәм башкаларын...
-
Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне янгыннан саклыйлар
Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге, социаль яклау һәм җирлекләрдәге аерым янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре бу атнада өч көн рәттән аз керемле, күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә чыктылар. Белгечләр аларның өйләренә янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырдылар. Искә төшерәбез, мондый автоном приборлар урнаштыру чарасы агымдагы елның март аенда башланган...
-
Ихлас рәхмәтебезне әйтәбез
Районыбызда өлкәннәр ункөнлеге зур оешканлык, өлкән буынга чиксез рәхмәт, зур ихтирам хисләре белән үтте. Бу вакыт аралыгында күп төрле чаралар: спорт ярышлары, чәй өстәле янында күңелле сөйләшүләр, истәлек яңартулар, концертлар булды. Аларда 3,5 меңнән артык ветеран катнашты. Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә аеруча зур игътибар күрсәтелде. Район...