Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне янгыннан саклыйлар

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге, социаль яклау һәм җирлекләрдәге аерым янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре бу атнада өч көн рәттән аз керемле, күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә чыктылар. Белгечләр аларның өйләренә янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырдылар. Искә төшерәбез, мондый автоном приборлар урнаштыру чарасы агымдагы елның март аенда башланган...

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге, социаль яклау һәм җирлекләрдәге аерым янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре бу атнада өч көн рәттән аз керемле, күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә чыктылар. Белгечләр аларның өйләренә янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырдылар. Искә төшерәбез, мондый автоном приборлар урнаштыру чарасы агымдагы елның март аенда башланган иде. Янгын сигнализациясе датчиклары белән республикада 500гә якын, безнең районда 20 гаилә тәэмин ителде. Оештыручыларның әйтүенчә, акциянең төп максаты - халыкның янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган катламын сәламәтлекләренә зыян килүдән һәм үлемнәрдән саклау. Шуның өстенә, хәзер янгын чыгу куркынычы көчәйгән көзге вакыт. Бу чорда электр җылыткычларын, мичләрен куллану арта.

«Бу этапта без барысы шундый 16 гаиләгә чыктык. Һәр йортка 4әр, бүлмәләр азрак икән - кимрәк санда датчиклар куйдык. Мондый гаиләләр безнең махсус контрольдә. Датчикларның урынында торуы да соңыннан тикшереләчәк», - ди күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.

Рейдлар вакытында инспекторлар янгынны кисәтүче приборлар кую белән генә чикләнмәделәр, һәр гаиләдә профилактика эшләре дә алып бардылар. Алар датчиклар турында тәфсилләп сөйләделәр, приборларның эшләү принципларын аңлаттылар. Датчиклар түшәмгә яки стенаның өске өлешенә беркетелде. «Приборларны электр челтәренә тоташтыру кирәк түгел, батареялары бер елга кадәр җитә. Алар кечкенә генә януны да сизәләр, шунда ук сигнал бирәләр. Кирәк икән, йорттагыларны йокыдан уяталар. Шуның белән янгынны вакытында күреп калырга, тиз арада сүндерергә һәм кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәләр», - дип аңлатты өлкән инспектор Илнар Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев