Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чын балны ничек танырга – белгеч киңәшләре

Соңгы вакытта базарда халыкта "кытай балы" дип йөртелүче ясалма баллар күренә башлады. Татарстан умартачылары моңа каршы чыкса да, кызганычка каршы, төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр кушылган бу сыекчаларны сатудан туктамыйлар. Лабораториядә тикшергәннән соң, бу сыекчада бары пальма мае һәм желатин барлыгы ачыкланган. "Кура җиләге", "ылыслы" дип аталган һәм башкаларын...

Соңгы вакытта базарда халыкта "кытай балы" дип йөртелүче ясалма баллар күренә башлады. Татарстан умартачылары моңа каршы чыкса да, кызганычка каршы, төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр кушылган бу сыекчаларны сатудан туктамыйлар. Лабораториядә тикшергәннән соң, бу сыекчада бары пальма мае һәм желатин барлыгы ачыкланган. "Кура җиләге", "ылыслы" дип аталган һәм башкаларын безнең район умартачылары Чаллының Сарман трактындагы ярминкәдә дә күреп, шаккатып кайткан. Бәясе дә очсызрак, ди. Димәк, бал сайлап алырга җыенган очракта бик игътибарлы булырга һәм белемнәр белән үзебезгә "коралланырга " кала. Шулй итеп, чын балны ясалма яки нәрсәдер кушылганыннан ничек аерырга?

Тукай районының Байбүләк авылында яшәче Равил һәм Рәмилә Төхвәтуллиннар инде 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Бу сорау белән аларга мөрәҗәгать иттек.

"Хәзер балны сатып алу өчен кулай вакыт. Бал инде утырып килә.Балның утыруы - ул аның куеруы дияргә була. Әйтергә кирәк, һәр бал үз вакытында утыра. Менә рапс балы инде утырды. Нинди чәчәктән булуына карамастан, бал бер генә төс бер генә матдә булып утырырга тиеш -анда күбек тә, бернинди сыекча да чыга алмый.

  1. Балны мичкәдән банкага агызганда ул тоташ җеп булып агарга, өзелмәскә тиеш.
  2. Банкага төшкән урынында чын бал шунда ук җәелеп китми, ә башта тау булып өелеп тора.
  3. Газета битенә тамызган бал кәгазьнең икенче ягына саркып чыкмаса, бу чын, җитешкән бал була.
  4. Сыек балны тарелкага тамызып, өстенә су өстәсәң, тарелканы селкеткәч, анда кәрәз рәсеме чыгарга тиеш, су белән кушылып болганып бетсә, чын бал түгел инде бу.

Фотода: Төхвәтуллиннар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев