20 март 2020 яңалыклары
-
«Йолдызлы чәкчәк» – 18 апрельдә!
Республикада карантин режимы кертелү сәбәпле, шоу-тамашаны үткәрү вакыты 27 марттан 18 апрельгә күчерелде. Билгеле булганча, бәйрәм быел Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында оештырыла. Чара көндезге 11 сәгатьтә башлана.
-
Безнең авыл герое
Иштирәк авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның тууына 100 ел тулуны без газетабызда хәбәр иткән идек инде. Узган ялларда аның туган авылында бу вакыйганы зурлап билгеләп үттеләр. Алдан авылда геройны искә алу декадасы игълан ителде.
-
Каникуллар башланды
Коронавирус белән бәйле вәзгыять көн саен үзгәреп тора. Яшәү тәртибенә дә үзгәрешләр керә. Чәршәмбе көнне мәктәпләргә кагылышлы яңалык хәбәр ителде: укучыларның язгы каникулы берничә көнгә алданрак – 19 мартта башланды.
-
Азык-төлек җитәрлек
Азык-төлек базарындагы ситуацияне контрольдә тоту максатыннан Татарстанда оператив штаб төзелде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. «Безнең белгечләр һәр көнне кибетләргә чыгалар. Кайбер кибетләрдә кичтән бушаган киштәләр иртәнгә тутырып куела», – ди министрның беренче урынбасары Наил Залаков.