19 сентябрь 2022 яңалыклары
-
«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды
«Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы музыка турында.
-
Россия Пенсия Фондының Тукай районы бүлегенә яңа җитәкче куелды
Район хакимиятендә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр.
-
Тукай районы мәдәният бүлегендә яңа җитәкче
Билгеләнүләр
-
Кош грипыннан сакланыгыз!
Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте 2022 елның көзендә кыргый күчмә су кошларында актив миграция чоры башлану уңаеннан югары патогенлы кош гриппның кош киң таралу куркынычы дәрәҗәсе артуы турында хәбәр итә. Билгеле булганча, кыргый су кошлары грипп вирусларының төп сәбәпчеләре. Авыру клиник билгеләрсез үтә, шуңа күрә алар вирусны ерак араларга илтә алалар, шул сәбәпле вирус сулыклардагы кошлар тукталган урыннарда таралырга мөмкин. Иммун системасының үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, кыргый суда йөзүче кошлар популяциясендә, нигездә, кош гриппы вирусының төп инкубаторлары булган яшь кошлардан торган иммун катламы барлыкка килми. Күчмә һәм очышлар вакытында алар кош гриппы вирусын таратуда төп роль уйныйлар, аеруча анда су кошларының су объектларына керү мөмкинлеге бар, вирус шәхси хуҗалыклардагы кошларга да йога, тарала. Кош асрый торган предприятиеләргә кош гриппы вирусы ябык типтагы җитештерү зоналарына үтеп керү куркынычы арту да борчылу тудыра. Кош гриппы вирусының масштаблы әйләнеше шартларында объектларда авыру чыганаклары барлыкка килү кош-кортны күпләп юк итүгә сәбәп булырга мөмкин.
-
Вакытыннан алда
Пенсиянең тупланма өлешен вакытыннан алда алып булуын аңлатканнар. Аны ир-атлар – 60, хатын-кызлар – 55 яшьтән алырга мөмкин. Россиядә яшәүчеләр пенсиянең тупланма өлешен элекке пенсия яшенә җиткәч алырга мөмкин. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Александр Тимофеев “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Баланы өйдә генә укытуга сезнең караш
Без әлеге сорау белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Кайберәүләр өйдән торып белем алуны якласа, икенчеләре каршы.
-
«Милләтләр кроссы-2022»
Яңа поселокның чаңгы-биатлон базасында «Милләтләр кроссы-2022» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Спортчылар яшь төркемнәре буенча берничә номинация буенча ярыштылар.
-
Җиңү белән кайттылар
Унҗиде сентябрьдә «Нечкәбил» проекты кысаларында «Татарстан гаиләсе» фестиваленең «Гаилә иҗади остаханәсе» номинациясендә Яңа Бүләк авылыннан Гыймазетдиновлар гаиләсе лауреат булды.
-
Урманчылар көненә чара
Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән урман хезмәткәрләре көненә багышланган «Урман – табигатьнең бәяләп бетергесез бүләге» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар төбәгебез табигатенең күптөрлелеге, урманнарда, табигатьтә көзен булган үзгәрешләр турында белделәр. Моннан тыш, балалар урманчы һөнәре белән таныштылар.
-
«Җәяүле» профилактика чарасы
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 13.09.2022 ел, № 33/13872 күрсәтмәсе нигезендә, 15 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр республикада «Җәяүле» дип аталган профилактик чара үткәрелә.