19 май 2017 яңалыклары
-
«“Якты юл” үз балам кебек кадерле», – ди журналист Заһидә Нәбиуллина
Журналист язмышы мине узган гасырның 70 елында КамАЗ төзелешенә, Чаллы каласына китерде. Февраль ае. Бер кая сугылмыйча, туры шәһәр газетасы редакциясенә киттем. Ике катлы таш бина. Аскы катында типография. Икенче катка күтәрелеп, «Коммунизм байрагы» дигән язулы бүлмәне таптым. Ишекне ачуга йөзгә рәхәт өй җылысы бөркелде.
-
«Ярыш» хуҗалыгы язгы чәчүне төгәлләп килә
Ниһаять, көннәр җылынды, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчүне тулы куәткә алып баралар. Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү 85 процентка башкарылан. Бу - Татарстан буенча уртача күрсәткеч. Эшне оештыру осталары булган «Ярыш» хуҗалыгы эшчеләре - бүгенге көндә районда алдынгылар рәтендә. Хуҗалык игенчеләре язгы чәчүне төгәлләп килә.
-
Атказанган хезмәткәр яшәгән йортка такта эләргә мөмкинме?
Теләнче Тамак авылында яшәгән, Татарстан Республикасының атказанган агрономы исемен йөрткән, бүгенге көндә исән булмаган Нурлыхода Шәрәфиеваның балалары редакциягә мөрәҗәгать итте. «Әниебезнең йортына аның биредә яшәгәнлеген күрсәтеп, такта куймакчы идек. Чыгымнарын үзебез күтәрәбез. Бу рөхсәт ителә торган эшме? Мөмкин булса, иң беренче кемгә мөрәҗәгать итәргә, эшне нәрсәдән башларга?» - дип сорыйлар...
-
«Минем яраткан дустым» бәйгесе тәмам, җиңүчеләр билгеле
Ике ай дәвамында газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) «Минем якын дустым» дип аталган фотоконкурс барды. Ниһаять, аның җиңүчеләре билгеле.
-
Хәбәрчеләребезне, иганәчеләребезне котлыйбыз!
Хөрмәтле ветераннарыбызны, газетаның бүгенге иҗат коллективын, урыннардагы хәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз, барлык гамәлләрендә уңышлар, иҗади табышлар, фикер зирәклеге, рух ныклыгы телибез. Көндәлек матбугат үзенең тугрылыклы хәбәрчеләре белән көчле. Язмалары укучыларыбызда зур кызыксыну уята торган хәбәрчеләребез күп безнең. Кнәздән Тамара Тузеева, Калмаштан Гөлсимә Салихова, Теләнче Тамактан Раилә Закирова, Рәмилә Сәгъдиева,...
-
19 Май – Татарстан Матбугаты көне
Һөнәри бәйрәмегез белән! Районыбыз хәбәрләрен, дөньядагы яңалыкларны яктыртучы «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенең иҗат коллективын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән ТР Матбугаты көне белән котлыйм. Күңелләрегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, каләмегез үткен, йөгерек, сүзләрегез күңелләрне кузгатырлык, уйландырырлык булсын. Газетада - район тормышы, авыллар, кешеләр язмышы, җиңү-чигенүләр. Илдә...