Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«“Якты юл” үз балам кебек кадерле», – ди журналист Заһидә Нәбиуллина

Журналист язмышы мине узган гасырның 70 елында КамАЗ төзелешенә, Чаллы каласына китерде. Февраль ае. Бер кая сугылмыйча, туры шәһәр газетасы редакциясенә киттем. Ике катлы таш бина. Аскы катында типография. Икенче катка күтәрелеп, «Коммунизм байрагы» дигән язулы бүлмәне таптым. Ишекне ачуга йөзгә рәхәт өй җылысы бөркелде.

- Сезгә кем кирәк? Нинди йомышыгыз төште? - дип каршылады, машинка артыннан калкынып, чөм-кара чәчле, зифа буйлы бер кызый. Исемемне әйтеп, ни өчен килүем белән таныштыргач, баштагы киеренкелек таралып, сүз үз җаена төште, чын хезмәттәшләрчә сөйләшә башладык. Күреп торам, эшләре тыгыз, газетаның чираттагы саны килеп терәлгән, материаллар туплыйлар. Дубляж газетаның төп хезмәткәрләре - шактый олы яшьтәге редактор урынбасары Зәйнәп Җиһаншина һәм яшь журналист, тәрҗемәче, машинкада басучы Заһидә Нәбиуллина белән танышуым шул вакыттан, моннан 47 ел элек булган, ләбаса.

Менә шул чордан бирле күпме сулар аккан, иҗат дәрте белән янып, күпме язмалар туган, бер-беребез белән фикерләшеп, дусларча аралашып-киңәшеп, бәхәсләшеп, укучыларыбызга илһам биреп торырлык репортажлар, тасвирламалар, очерклар язганбыз. Аларның һәркайсына күңел җылысы салынган, хезмәт кешесе, аның уй-кичерешләре, борчулары каләмең аша җәмәгатьчелеккә җиткерелгән. Болар барысы да хезмәт җимешең, табышларың һәм ачышларың. Кеше күңеленә яраклы ачкыч табу җиңел эш түгел, билгеле. Әмма бу ачкычны барыбыздан да оста табучы, кеше күңеле тирәнлеген бөтен нечкәлеге белән белеп язучыбыз, ихтимал, Заһидә Нәбиуллина булгандыр. Ул дубляж газетада урысчадан татарчага сүзгә сүз күчереп кенә утырмады. Мөстәкыйль эзләнеп, татар укучысы күңеленә үтеп керерлек мәкаләләр язды. Әйтик, КамАЗ төзелешенә кадәр һәм аннан соң да байтак еллар Чаллыда татар халык театры гөрләп эшләп килде. Анда эштән соң күпләгән сәләтле яшьләр шөгыльләнде. Без Заһидә белән театрның сәхнәгә куелган бер генә спектаклен дә калдырмый идек. Соңыннан кемнең ничек уйнавы, образны автор уйлаганча чишә алуы, сөйләм теле, декорацияләрнең тематик ягы һәм спектакль турындагы, таңнан торып язган, мәкаләсен икенче көнне газета битеннән укып тәэсирләнә идек.

Журналист Заһидә Нәбиуллинаның театр сәнгате үсешенә керткән хезмәтен югары бәяләп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы татар халык театры баш режиссеры Мансур Кашапов театр тарихына карата китабында болай дип язып калдырган: «Коллективыбызның якын дусты, район газетасы хезмәткәре, журналист Заһидә Нәбиуллина ханымны хөрмәтләп искә алып китәсе килә... Спектакльләребезне калдырмый карап баручы, җылы кулдан спектакльгә рецензия язучы бердәнбер кеше булды ул. Рәхмәт аңа! Аның язган мәкаләләре, рецензияләре район газетасы битләрендә урын алып, үзе бер тарих сәхифәсе булып калды».

Әлеге олы бәягә өстәп шуны әйтәсе килә: күп еллар узгач, халык театрының бер юбилее уңаеннан журналистыбыз Заһидә Нәбиуллинаның театр сәнгатенә һәм һәвәскәр артистларыбыз хезмәтенә багышланган мәкаләләре «Энергетик» мәдәният сараеның махсус стендында эленеп торды. Тарихи документлар буларак тамашачы язмалар белән кызыксынып танышты. Журналист өчен зур бәя бу.

Моннан 40 ел элек районда мөстәкыйль «Якты юл» татар газетасы чыга башлагач, тәҗрибәле журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Иркен иҗат мәйданына чыккандай, бөтен көчле, сәләтле хәбәрчеләрне газета тирәсенә тупларга кереште. Аларны газетаның урыннардагы «күзе һәм колагы» итүгә тырышты. Хәбәрчеләрдән тыш Заһидә газетаның актив булышчылары итеп Чаллыда яшәп иҗат итүче язучыларны да тартты. Редакциянең үзендә эшләгән Хәниф Хөснуллин, Равил Вәлиев, Вахит Имамов, Ирек Диндаровлардан тыш, Эдуард Касыймов, Газиз Кашапов, Кадыйр Сибгатуллин, Фаяз Дунай, Мәхмүт Газизов, Рафис Хисамиевлар - үзләренең яңа әсәрләрен «Якты юл»да бастырып чыгардылар. Алар тирәсенә күп кенә башлап язучылар килде. Каләм тибрәтүчеләргә беренче фатихасын бирүче дә Заһидә Нәбиуллина иде. Бүген аларның күбесе - берничә җыентык чыгарган авторлар.

Иҗатташ дусларына, каләм ияләренә гаять игътибарлы булды Заһидә. Алар турындагы дистәләрчә язмаларны, иҗат портретларын укыйм да, һәркайсының үзенә генә хас сыйфат-холыкларын ача алуына, укучыны җәлеп итүенә сокланам. Һәркайсы үтә бер самими ихласлык, күңел җылысы белән сугарылган. Күп еллар редакциядә җаваплы секретарь булып эшләгән Флера Сәйфетдинова турындагы язма әлеге шәхеснең бөтен килеш-килбәте, эшкә гаять җаваплылыгы, сүз сөреше, таләпчәнлеге белән күз алдына килеп баса. Яки беренче мөхәррир Дамир Вагыйзовның кемгәдер: «Мин синнән мондый мәкалә көтмәгән идем», дип ачуланмыйча, ипләп әйтеп куюы белән җитәкчелек алымы ачыла түгелме? Журналистның оста каләме белән журналист һәм шагыйрь Гамир Гайфетдинов, Хәниф Хөснуллин, Рафис Хисамиев, Рәзинә Насыйбуллинаның иҗади уңышлары киң җәмәгатьчелеккә җиткерелеп, зур танылу алды. Ә күпме кулына каләм алган яшьләргә акыллы киңәше белән ярдәм итте һәм итә Заһидә Нәбиуллина. Бүген редакциягә килгән күп кенә яшьләр аның осталык, үз-үзеңә таләпчәнлек, дөреслекне генә язу мәктәбен узалар.

Мәкалә каһарманыбызның эшчәнлеге нигезендә кешегә хөрмәт, аны ярату хисе ята. Күп кенә газета әһелләре кешеләр арасындагы әхлак-әдәп мәсьәләләрен читләтеп яки сүз арасында гына кыстырып үтәргә тырышалар. Бу шактый четерекле теманы, хатлар эзеннән барып, энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, укучылар хөкеменә тәкъдим иткән язмаларын онытырлык түгел Заһидә Нәбиуллинаның. Кеше язмышы, гаилә тормышы, тол калган аналар, ялгызлыкта интеккән картлар, эчкечелеккә сабышкан яшьләр - боларның берсе дә журналист игътибарыннан читтә калмады. Бу мәсьәләне хәл итүдә һәр нәрсәне үлчәп, ашыкмыйча, акыл белән кешене рәнҗетмичә эш итте. Әле дә шәһәрдән Күзкәй авылына күчеп яшәсә дә, бер генә сәгатькә дә газета тормышыннан аерылганы юк. «Минем газетам үз балам кебек кадерле ул, тормышымның иң матур вакытлары иҗат эше белән бәйле, сөенечләрем дә, көенечләрем дә «Якты юл» газетасы битләрендә, укучыларыма һәм хезмәттәшләремә һәрчак хәерхаһлы», - ди газетада эшләгән елларын искә алып һәм бүген дә сафта булган, матур-матур язмалары белән күп санлы укучыларны сөендереп торган ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, КамАЗ төзелеше ударнигы Заһидә Мотыйгулла кызы Нәбиуллина. Татарстан матбугаты көнендә аңа иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез.

Хәмит Мөхәммәтшин,
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев