19 апрель 2022 яңалыклары
-
Муниципаль хезмәткә вакантлы вазыйфаны биләү буенча бәйге игълан ителә
Тукай муниципаль районының конкурслар комиссиясе 2022 елның 20 апрельеннән Тукай районында муниципаль хезмәткә вакантлы вазыйфаны биләү буенча бәйге игълан итә:
-
«Тоннель» рейды үтте
15 апрельдә Иске Ерыклы авылының Солидарная урамында «Тоннель» рейды булды.
-
Яшьләр үзәгенә исем тап!
Тиздән «Татарстан» поселогында яшьләр үзәге ачылачак.
-
Волейбол чемпионаты
Түбән Суык-Су авылындадагы «Алга» спорткомплексында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионат үтте.
-
Робототехника фестивале үтте
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган Бәтке мәктәбендә Тукай районы мәгариф оешмаларының робототехникага багышланган «РобоФест» исемле ачык муниципаль фестивале булып узды.
-
Кырларда ыңгырашырга язмасын
Район башкарма комитеты башлыгы Айрат Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, «Россельхозцентр» хезмәтенең Тукай районы буенча филиал җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов составындагы комиссия 21 крестьян-фермер хуҗалыгын карап, аларның язгы эшләренә булган әзерлеккә бәя бирделәр.
-
Балалар ялы буенча утырыш узды
Үткән атнада хакимиятнең утырышлар залында балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең ялларын, мәшгүльлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев рәислегендәге утырышта сүз агымдагы елда узачак ял итү һәм сәламәтләндерү кампаниясенең әзерлеге, эшнең үтәлеше турында барды. Әлеге чарада күзәтчелек органнары вәкилләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, ял лагерьләре житәкчеләре катнашты.
-
Ветераннарга бүләк
Бөек Җиңугә 77 ел тулу уңаеннан, шушы көннәрдә Тукай районында яшәуче сугыш ветераннарына «МНКТ» җаваплылыгы чикле җәмгыяте генераль директоры Шәймиев Тимур Айрат улының буләкләре тапшырылды.