18 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Иске Җирекле авылының «Пчелки» хореография коллективы – бөтенроссия конкурсының I дәрәҗәдәге лауреаты
Иске Җирекле авылының «Пчелки» хореография коллективы (җитәкчеләре Светлана Альфиш) бөтенроссия «Радость планеты» - «Верь в свою звезду» дип исемләнгән мәртәбе конкурсның беренче дәрәҗәдәге лауреатлары булдылар. Әле алай гына да түгел коллективны Кырым шәһәренә дә чакырганнар. Анда бөтенроссия бәйгесенең дәрәҗәле бүләге - Гран-при уйнатылачак. «Пчелки» коллективына уңышлар теләп калабыз!
-
Айдар Галимовның кызы: «Мин-шайтан»
Айдар Галимовка кызының образы ошыймы? Кемнәр Айгизәнең аккаунтына язылган, алар җырчының киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар. Шуңа да, еш кына Айгизәнең фотографияләре астына: «Əтиең моңа ничек карый?» - дип комментарий калдыралар. Бу сорауга яшь җырчы болай дип...
-
Тукай районында ГТО нормалары тапшырдылар
Күптән түгел Биклән авылының мәктәп базасында теләге булган һәркем ГТО нормалары тапшырды. Барысы бергә фестивальдә 18дән алып 69 яшькә кадәр булган 156 кеше катнашты. Алар, яшьләренә карап, төрле физик күнекмәләр ясадылар, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, дип хәбәр итәләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
-
Бавырсак (рецепт)
Сөткә йомырка сытып, май, шикәр комы өстәп изгән әче камырны 100-150г лы кисәкләргә, бүлеп бармак калынлыгында баусыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр турыйлар. Аннары кайнап торган майга салалар, болгата-болгата кызарганчы пешерәләр. Сөзәләр, мае агып беткәч, өстенә шикәр оны сибәләр. Бавырсакны чәй янына чыгаралар. 1 кг онга: йомырка 10 данә, сөт...
-
Тукай районының волейбол сөючеләре муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасында катнашты
Теләче районының «Батыр» спорткомплексында хатын-кызлар командалары арасында муниципаль хезмәткәрләренең спартакиадасы узды. Әлеге ярышларда Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Яңа Чишмә, Чиремшән һәм Теләче районнары спортчылары катнашты. Безнең район командасы ярышларда үзләрен күрсәтә алды, яхшы уен күрсәтте.
-
Тукай районында 5 йөртүче исерек хәлдә тоткарланган
Район ЮХИДИ инспекторлары юлларда ел башыннан 33 профилактик рейд үткәргән. Аларда 2400гә якын кагыйдә бозу ачыкланган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кагыйдәне үтәмәүнең иң күп очрагы тизлек арттыру (504), куркынычсызлык каешын такмау (466), номерларның укылмавы (587) белән бәйле. 58 җәяүлегә карата беркетмә төзелгән. Инспекторлар 5 кешене исерек килеш рульгә утырган өчен машина йөртү...
-
Новотроицкое авылында исерек йөртүче һәлакәт китереп чыгарган
Эчкән килеш руль артына утырган 36 яшьлек ир-ат Новотроицкое авылы эчендә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара, үзенең һәм тагын ике кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Әлеге ир-ат «Лада Калина» машинасында Комсомолец поселогыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итә. Алкогольле эчемлек кулланган булуы өстенә, тизлеген дә тиешледән арттыра һәм рульдә 59 яшьлек хатын-кыз булган...
-
Угызлы сый
Угыз сөте (молозиво) - сыер бозаулаганнан соң, беренче ике-өч көндә савып алынган киу сөт. Ул яшәртү үзлегенә ия. Аның составында иммунитетны ныгыта торган минераль матдәләр, витаминнар кцп. Шуңа күрә сыер, кәҗә асраучылар әлеге сөтне әрәм-шәрәм итми. Аннан төрле ризыклар әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, угыздан ясалган корт туклыклы булуы өстенә татлы, тәмле...
-
Тукай районында кадрлар резервына кертү өчен конкурс үткәрелә
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе районның җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп вазифаларына кадрлар резервына кертү өчен конкурс игълан ителүен хәбәр итә. Конкурсны үткәрү шартлары Тукай муниципаль районы рәсми сайтының (http://tukay.tatar.ru) «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.
-
Чакырылыш вакытында хокуклары бозылса, тукайлылар кайнар линиягә шалтырата ала
Хәрби хезмәткә чакыру барышында гражданнарның хокукларын яклау һәм бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан, 2017 елның 25 маенда татарстанлылар өчен кайнар линия эшләячәк. Бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә, кирәкле мәгълүмат алырга Татарстан Республикасындагы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хәрби комиссариаты һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. Кайнар линия телефоны: 8...
-
Тукайлыларны депутат кабул итә
25 май көнне тукайлыларны Татарстан Республикасы Дәюләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итә. Райондашлар аңа шәхси сораулар белән хакимият бинасының (Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт,) 204нче кабинетына 14.00-16.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар. 70-37-82 телефоны аша алдан язылырга була.
-
Ир-атлар күбрәк бәхетсезлек очракларында үлә
Район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, 2016 елда районда 467 кешенең үлеме теркәлгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 75кә кимрәк. Үлүчеләр арасында ир-атлар - 239, хатын-кызлар - 228. Ир-атлар күбрәк үлә һәм аларның гомер озынлыгы да елдан-ел кими бара. 40 яшенә кадәр 20 ир-ат, 6 хатын-кыз яши алмаган. 30...
-
Йомырка тәбәсе (рецепт)
Йомырканы сыткач, сөт салып, тоз, бераз борыч сибеп, күпергәнче болгаталар. Аннары я үзен генә, я башка кыздырган азыклар белән бергә әзерлиләр. Мәсәлән, уган сыр белән әзерләнгән тәбә, яшел тәмләткечләр өстәп (укроп, петрушканы вак кына турап) кыздырган тәбә; кыздырган суганлы тәбә; кыздырган колбаса яки пешкән ит белән (ит тәбәләре күп төрле...